Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан Республикасы Президенты Аппараты коллективы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Сезне ихластан Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуыгыз белән котлыйм, - диелә котлау телеграммасында. - Бу бүләк - Сезнең туган республикагыз алдында гына түгел, ә бәлки бөтен ил алдында социаль-сәяси тотрыклылыкны, икътисад һәм сәнәгать үсешен ныгытудагы зур казанышларыгызны тану. Без Сезнең өчен бик шат һәм ышанабыз, бу вакыйга Сезгә киләчәктә актив һәм уңышлы эшләрегез өчен яңа көч һәм энергия бирер. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек һәм яңа уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров”.