Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

“Сезгә дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышларыгыз өчен Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән чын күңелдән котлыйм. Бу бүләк Сезнең илебезнең тарихи-мәдәни мирасын саклауга, Татарстан Республикасының социаль-икътисади  үсешенә юнәлтелгән бурычларны нәтиҗәле чишә белүегезне, җитәкче буларак талантыгызны, югары профессионал булуыгызны күрсәтә”, - диелә В.Матвиенконың котлау телеграммасында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International