Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлар корпусы һәм шәхсән үз исемемнән Россия Хезмәт Герое исеме бирелү белән Сезне чын күңелдән котлыйм. Бу Сезнең Ватан алдындагы казанышларыгызны югары бәяләү. Абруйлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, зирәк сәясәтче һәм җитәкче буларак Сез Россия дәүләтчелеген ныгытуга, федерализм үсешенә, милләтара тынычлык булдыруга, Татарстан халкының тарихи-мәдәни, дини мирасын саклауга зур шәхси өлеш керттегез”, - диелә ТР Дәүләт Советы рәисе телеграммасында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International