Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Болгарда

2017 елның 20 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.

Төп максат - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итү көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу. 

Болгарга килеп җитү белән Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев "Кол Гали" кунакханә комплексы төзелеше белән таныштылар. Объектны Болгар шәһәрлеге тарихи валыннан читтә Идел елгасы ярында 2015 ел язында төзи башлаганнар. Комплекста шулай ук СПА-комплекс, тренажерлар залы, бассейн, теннис корты, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, җир асты парковкасы бар. Проектның үзенчәлеге - 14 гасыр Ак Пулатына ошатып тарихи мунчаны яңадан булдыру.  

Бүгенге көнгә коммуникацияләр үткәрәсе, эчке төзекләндерү һәм фасадны төзекләндерү эшләрен башкарасы калган. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясенә юнәлделәр. Кунакларга төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, булачак мәгариф комплексының  әзер объектларын күрсәттеләр. 

Академиянең уку бүлмәсендә гадәттәгечә мөселман дине әһелләре белән очрашу булды.

 ТР Президенты үзенең чыгышында ассызыклаганча, әлеге очрашу тарихи әһәмияткә ия.

"Болгар мөселман мәдәнияты һәм фәне үзәкләренең берсе булган. Аның бөеклеген торгызу шаһитләре була алуыбыз шатландыра. Узган ел Болгар ислам академиясе нигезенә истәлекле таш салу тантанасы булды, ә бүген без биредә беренче зур чара -  безнең һәр елгы очрашуыбызны уздырабыз, - диде ТР Президенты. - Академияне быел сентябрь аенда ачу планлаштырыла. Аңарчы төзекләндерү, профессор-мөгаллимнәр составын билгеләү, студентларны кабул итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бу безнең эшебезнең мөһим өлеше, мин ышанам, без бу эшне башкара алабыз". 

 Рөстәм Миңнеханов аерым Минтимер Шәймиевка әлеге проектка керткән гаять зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Барлык хәйриячеләргә, архитекторлар һәм төзүчеләргә рәхмәт. Комплекс компактлы һәм функциональ булган", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан мөселман оешмалары белән актив эш алып бара. 2010 елда татар мөселман берлекләре лидерлары катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. "2014 елда V форум кысаларында анда катнашучылар "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен кабул иттеләр, ул безнең дини тәгълимат традицияләре нигезендә берләшүгә әһәмиятле адым булды", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясындагы җитди вакыйгаларга да игътибар итте. Бу экстремистик оешмалар эшчәнлегендә чагыла. "Мөселманнарның берләшүе һәм тискәре тенденцияләргә каршы торуда бердәм алымнарны эшләү кирәклеге ачык. Бу эштә Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. Шул сәбәпле академия каршында Бөтенроссия мөселман галимнәре берлеген булдыру өстенлекле юнәлеш булып тора, берлек кысаларында актуаль дини тәгълимат мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм алымнар эшләнәчәк", - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, академия - федераль проект, аны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләгәнчә, академия ачылгач, зур күләмдә эш башкарырга кирәк була. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендә. "Бүген белем бирү процессын билгеләү эше алып барыла. Төрле тәкъдимнәр яңгырый, аларны бөртекләп җыярга һәм җентекләп карарга кирәк. Ислам дөньясындагы заманча шартларны һәм процессларны исәпкә алырга кирәк", - диде ул. 

Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ Президенты хакимияте эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Чечен Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Салах Межиев, Сирия Баш мөфтие Әхмәд Бадр әд-Дин Хассун катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International