Минтимер Шәймиев: “Җәйге вакытны мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк”

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, төзелеш эшләре узган елның 21 июлендә - Соборның нигезенә таш һәм капсула салганнан соң башланды.

А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдиков билгеләгәнчә, якын арада Казан Изге Ана иконасы соборының хуҗалык корылмалары булачак урыннарда археологик эшләр башланачак.

“Бу бик мөһим, чөнки без яңаны төземибез, ә бәлки соборны кабат булдырабыз һәм безнең көннәргә кадәр нәрсә сакланган, шуңа аерым игътибар итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Аннары ТР Дәүләт киңәшчесе белән Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан төзелеш мәйданын карадылар. “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ  оешмасының генераль директоры Владимир Казилов яңадан булдыру эшләре белән таныштырды.

Аларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР буенча Россия дәүләт милке белән идарә җитәкчесе Гөлнара Сергеева, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры вазифаларын башкаручы Рафар Шакиров озата йөрде.

Төзелеш эшләре көзен һәм кышын да актив дәвам иткән. Бүгенге көнгә барлык 24 колоннаны һәм 6 ярымколоннаны  урнаштыру  эшләре башкарылган.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ике җитештерүче компания тәкъдим иткән Собор өчен архитектура бизәлеш элементлары белән таныштылар. Компанияләрне сайлап алу конкурс нигезендә үтәчәк.

“Гомумән төзелеш эшләре билгеләнгән темпта, график буенча бара. Хәзер көннәрнең иң озын вакыты, тиздән алар кыскара башлаячак. Җәйге вакытны мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Монда эшләүчеләрнең кәефләре начар түгел. Аларга уңышлар һәм яхшы эшләр телик”, - дип киңәшмәгә нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International