Минтимер Шәймиев: “Әлфиянең гомере - җырлап узган гомер"

2017 елның 17 июне, шимбә

Бүген Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, бөек татар җырчысы һәм халыкның иң яраткан кызы Әлфия Авзалова белән хушлашу тантанасы узды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның мәгариф һәм фән министры, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре почетлы каравылга басты.

Татар дәүләт филармониясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Ул Минтимер Шәймиевкә сүз бирде.

"Без бүген бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатабыз. Барыгызга да рәхмәт, бүген бик күп халык килгән. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Бу бик зур югалту.  Исән чагында халкыбызның, Рәсәйнең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул халкыбызның газиз баласы. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Халык аны үз кочагына алды. Җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Илһам һәм Әлфия үз чорының бизәге, безнең мирасыбыз булды. Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерделәр. Әлфиянең таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш.  Әлфиянең гомере - җырлап узган гомер”, - диде Минтимер Шәймиев.

Ул кайбер артистларның өлкән җырчыларыбызга игътибарлы булуын белдерде. "Кайберәүләр өлкән буынны җитәкләп кенә йөри. Салават Әлфияне сәхнәгә җитәкләп йөрде. Мин моны үрнәк итеп әйтәсем килә. Шулай булырга тиеш", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Алга таба Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты Зөхрә Шәрифуллина, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Россиянең халык артисты  Әзһәр Шакиров, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин шулай ук җылы сүзләр әйттеләр.

Чыгышлардан соң, мәрхүмә рухына дога кылынды һәм аның җәсәден Яңа Татар зиратына алып киттеләр. Әлфия Авзалованы халык кул чабып озатып калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International