ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2013 ел
шимбә

Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чаралар Елга вокзалы бинасын ачудан башланды. Шушында ук Болгар цивилизациясе музее да урнашкан.
Яңа объект ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һ.б. катнашты.

Болгар татар мөселман дин әһелләренең даими очрашу урынына әйләнәчәк. Бүген Татарстан Президентының Россиянең мөселман дине лидерлары белән очрашуы вакытында шундый фикер яңгырады. Очрашу “Изге Болгар җыены” кысаларында үтте. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган әлеге тантана Болгар шәһәрендә уза.
Бәйрәмгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Ак мәчеттә булды.


21
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге һәм яңа фестиваль комплексы ачылышы тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында булганнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов Казан Кремленә килделәр, анда кунаклар тарихи һәйкәлләр белән таныштылар, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булдылар.


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасында фән үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” Алтын медаленың 1 нче номерлысы белән бүләкләнде.


9
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 68 ел тулган көндә, Казанда традицион бәйрәм парады булды. Ирек мәйданындагы тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, сугыш, тыл һәм хәрби хезмәт ветераннары, сафтагы хәрбиләр, кадетлар һәм суворовчылар, республиканың яшьләр оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнашты.


12
апрель, 2013 ел
җомга

Бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга тиешләр, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы кәрәш буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы барышында. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыкларының, ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты.


5
апрель, 2013 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя тарих-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы номинацияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International