ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты Алишер Усманов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың фехтование буенча ярышлары барган “Казан” ябык ат-спорты манеженда булдылар. Кунаклар зур кызыксыну белән шәһси зачетта ир-егетләрнең кылыч белән хатын-кызларның шпага белән ярышуларын карадылар.

Бүген Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.


28
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнашты.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Борынгы Болгар шәһәрчеген – 2014 елда һәм Свияжск утрау-шәһәрен 2015 елда тагын бер кат ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен заявка бирү ихтималы бар. Свияжск утрау-шәһәре буенча Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) һәм башка халыкара оешмалар белән консультацияләр үткәрү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта бу Исемлектә дөньяның төрле почмакларында урнашкан 981 объект бар. Шуның 25е – Росссия Федерациясеннән. Алар арасында Казан Кремле дә бар. Әлеге Исемлеккә керү өчен барлык дәүләтләр дә катлаулы юл үтә. Чөнки ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә теләүчеләр быел гына да 30 булган. Бүген бу хакта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова катнашында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Кичә кич белән Казакъстан Республикасының Семей шәһәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев һәм ТР делегациясе әгъзалары Абай исемендәге театрда булдылар. Анда татар диаспорасы вәкилләрен Татарстан Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, Казан һәм ТРның Нурлат районы артистлары, Семей шәһәре Өлкә балет мәктәбенең яшь артистлары катнашында сәнгать осталары концерты булды.

Кичә Казакъстанның Семей шәһәрендә татар милли бәйрәме-Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев катнашты.


16
июнь, 2013 ел
якшәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев һәм Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов озатуында, тумышы белән шушы өлкәдән булган казакъ шагыйре, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, композитор, казакъ язма әдәбиятына нигез салучы Абай Конанбаевның тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгында булды.


15
июнь, 2013 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасының Семей шәһәренә килде. Аэропортта кунакларны Көнчыгыш- Казакъстан өлкәсе хакиме Бердыбәк Сапарбаев, Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов, Усть-Каменогорскта Россия Федерациясе генераль консулы Сергей Анненков, Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Рафаил Аблаков һәм башка рәсми затлар каршы алды.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 5 июнендә, Парижда Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International