ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын тәкъдим итте.
Казан Кремлендә үткән чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены делегациясе белән очрашты. Очрашуда Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер, Төркия парламенты хакимияте җитәкчесе, Сивас провинциясеннән депутат Малик Эждер Оздемир, Бурдур провинциясеннән депутат Хасан Хами Йылдырым, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин һ.б. катнашты.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген, 2013 елның 27 мартында, “Комсомольская правда” газетасында "Минтимер Шәймиев: "Әгәр хакимияткә килсәң, "рәхмәт" әйтүләрен көтмә!" исемле ТР Дәүләт Киңәшчесе катнашында әңгәмә басылды, ул республиканың ММЧда зур резонанс барлыкка китерде.

26
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар Универсиада чорында Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгендә булды.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. “Ел хәйриячесе” бәйгесенә бу юлы алтынчы тапкыр йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевка бюст ачуга багышланган тантаналы чара булды.

19
март, 2013 ел
сишәмбе

Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.


15
март, 2013 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы прокуратураларының төбәкара семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International