Рөстәм Миңнеханов: "Хәзер без хәйрия эшчәнлегендә мәдәниятыбыз, тарихыбыз үзенчәлекләрен исәпкә алып яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш"

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. “Ел хәйриячесе” бәйгесенә бу юлы алтынчы тапкыр йомгак ясалды.

Мәгълүм булганча, республикада хәйриячелек традицияләрен яңартуга 2007 елда ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән старт бирелгән иде. Бүген исә хәйриячелек Татарстанда яшәү рәвешенә әйләнде. “Моннан 6 ел элек республика күләмендә башлап җибәргән изге эшләребез елдан-ел, көннән-көн зуррак колач ала. Бу халкыбызның рухи байлыгы арта баруын ачыктан-ачыктан күрсәтә торган дәлил. Изге эшләр эшләгәннән соң, ел буе күңелдә тынычлык, якты хисләр яши”, -дип ассызыклап узды үз чыгышында Минтимер Шәймиев. Аның ассызыклавынча, хәйриячелектә аз яки күп дип бәя бирү юк, һәркем күпме булдыра ала, шуның кадәр аңа үз өлешен кертә. Дәүләт Киңәшчесе шушы изге эшне чын күңелдән алып барган хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерде, тагын да киңрәк колач белән, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә язсын, дигән теләктә калды.

Президент Рөстәм Миңнеханов исә үз чыгышында Татарстанда хәйриячелекнең массакүләм иҗтимагый күренешкә әйләнүенә, соңгы елларда республикада хәйриячелекнең социаль абруен күтәрү буенча шактый эшләр башкарылуына игътибар юнәлтте. Республика башлыгы искәрткәнчә, дәүләт белән җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге нәтиҗәсендә, республика оешмалары социаль җаваплылыктагы компания имиджын булдыруга омтыла. “Хәйрия ярдәме күрсәтү системасының үсеше күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, инвалид балаларга медицина ярдәме күрсәтү, ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру кебек катлаулы социаль проблемалар чишелешен җиңеләйтә”, -дип басым ясады Президент.

Рөстәм Миңнеханов 2012 елда да традицион шәфкатьлелек акцияләренең дәвам итүен, яңа хәйрия проектлары гамәлгә ашырылуын ассызыклап үтте. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе барышында, мәсәлән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 29814 бала хәйрия ярдәме алган, бу максатларга 15,4 млн сум җыелган. Президент узган ел яңа хәйрия проектына- “Игелекле телефон” проектына старт бирелүен искәртте. Ялгыз яшәүче 2500 дән артык пенсионерның хәвеф төймәсе урнаштырылган мобиль җайланмалар белән тәэмин ителүен җиткерде. “Игелекле телефон”нарны “112” коткару хезмәтенең мәгълүматлар базасына кертү өлкән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен оператив, адреслы чишәргә ярдәм итә. Ул халыккка социаль хезмәт күрсәтүнең инновацияле ысулына әйләнер”, -дигән өмет белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республикада шулай ук хәйриячеләр ярдәме белән, Россиядә беренче буларак, Балалар республика клиник хастаханәсе пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен гаилә кунакханәсе төзелүен дә искәртте, Татарстанда беренче балалар хосписы төзелеше баруына басым ясады. Мәсәлән, хоспис проектына республиканың 145 предприятие-оешмасы ярдәм күрсәтә. Алар көче белән 40 млн сумнан артык хәйрия ярдәме җыелган. “Җәмәгатьчелектән шундый ярдәм булганда, хоспис төзелеше проектының уңышлы гамәлгә ашырылачагына шик юк”, -ди ул.

Президент бүген ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру, караучысыз калган балаларны үзләренә сыендырган күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең көн үзәгендәге мәсьәлә булуын белдерде. Соңгы елларда Татарстанда тәрбиягә бала алган гаиләләр институтына ярдәмнең арта баруын искәртте.

Билгеле булганча, быел Татарстанда 7 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән, “Зур гаилә” акциясенә старт бирелде. Ул гаиләләрнең социаль-көнкүреш проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән. “Бүген хәйриячелек адреслы гына булып калмыйча, максатчан да булырга тиеш”, -дип ассызыклады Президент.

Ә инде “Ел хәйриячесе -2012” бәйгесенең үзенә килгәндә, конкурста катнашкан 186 номинант 2012 елда социаль өлкәдәге проблемаларны чишүгә 4,6 млрд сум юнәлдергән. Конкурс комиссиясе шулар арасынннан 132 җиңүчене билгеләгән. Әлеге физик затлар, предприятиеләр, коллективлар ярдәмендә социаль учреждениеләр, күпбалалы гаиләләр, иҗат коллективлары, спорт командалары, дини учреждениеләр сизелерлек ярдәм алган. Рөстәм Миңнеханов барлык хәйриячеләргә игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең ярдәмегез белән хәйриячелеккә позитив этәргеч бирдек. Хәзер без хәйрия эшчәнлегендә мәдәниятыбыз, тарихыбыз үзенчәлекләрен исәпкә алып яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш. Без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле”, - диде Президент.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов бәйгенең “Күпьеллык хезмәттәшлек өчен” номинациясе җиңүчеләренә – моңа кадәр “Ел хәйриячесе” бәйгеләрендә гел җиңеп килгән“Татнефть”, “Челтәр компаниясе”, “ТАИФ”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ, “Газпром трансгаз Казан”, “Бәхетле” ҖЧҖ лауреат дипломнарын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International