Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә: 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышу узган.

Бюджет проекты буенча нотык белән ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясады.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын депутатлар бүген беренче укылышта кабул итте. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International