Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев татар театры легендасы Ринат Таҗетдинов белән хушлашу матәмендә катнаштылар

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында театр сәнгатенең күренекле эшлеклесе, РСФСР һәм Татарстан АССРның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу матәме узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ринат Таҗетдиновның арабыздан китүе Татарстан өчен зур югалту. "Бүген без күренекле артист Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновны соңгы юлга озатабыз. Бу кайтарып булмаслык югалту һәм зур кайгы. Ул бөтен гомерен театрга багышлады, республикабыз мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Без аның исемен мәңгеләштерү ысулын табачакбыз", - диде Татарстан Рәисе.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Ринат Таҗетдинов иҗаты татар театр сәнгатендә якты эз калдырды. "Ул үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдырды. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз", - дип өстәде ул.

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 2024 елның 16 октябрендә каты авырудан соң 87 яшендә вафат булды. 1961 елда М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап, 60 елдан артык Г. Камал исемендәге татар театрында эшли. Сәхнәдә йөзгә якын төрле роль башкара. Иң популяр һәм яраткан актерларның берсе, күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе була.

1988-2011 елларда Россия Театр эшлеклеләре берлегенең Татарстан бүлеген җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International