ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2010 ел
сишәмбе
30 мартта ТР фермерлары Ульян өлкәсенә гаилә сөтчелек фермаларын үстерү буенча тәҗрибә тупларга бара. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.

Быел 2010-2012 елларга исәпләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында гаилә сөтчелек фермалары төзелеше программасына ТРның 40тан артык фермеры кергән. Программа федераль бюджеттан финансланачак. Бүгенге көндә кайбер фермерлар эшкә кереште.


29
март, 2010 ел
дүшәмбе
29 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Россия Фәннәр Академиясе академигы Илья Моисеев чыгыш ясады. Аның чыгышы ягулыклар индустриясе һәм нефтехимия мәнфәгатьләрендәге бактериаль синтез мәсьәләләренә багышланган иде.

Директорлар Советы әгъзалары шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ еллык акционерлар җыелышына әзерләнү мәсьәләләрен карады.
29 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслих Мансур улы Ситдыйковны ТР Президенты Куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе - ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләде. Р.Г.Рәхимов, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазифадан азат ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Республика башлыгы шулай ук Указга кул куйды. Аның нигезендә ТР Президенты матбугат хезмәтенә Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеген яктырту вазифасы йөкләнә. ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкләгән Андрей Владимирович Кузьмин ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.

2 апрель көнне Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Екатеринбургта узачак I Бөтенроссия симфоник форумында катнашачак. Свердлау дәүләт филармониясе залында музыкантларыбыз Александр Скрябинның "Поэма экстаза", Сергей Рахманиновның "2-нче Симфония", Рәшит Кәлимуллинның "Симфоник фрескалары" әсәрләрен уйнаячак.

Башкортстанда яшәүче күренекле татар галиме, Башкортстан дәүләт педагогия университетының педагогика институты директоры, профессор Әлфис Гаязов тормышында шатлыклы вакыйга. Казанда йомгак ясалган "Яңа татар пьесасы" бәйгесенең җиңүчесе дип игълан ителде ул. Аның "Урманнарга керсәң" исемле әсәре шушы абруйлы бәйгедә иң югары бәяне алды.

Үзе әдәбияттан ерак торган өлкәдәге галим булса да, Әлфис әфәнде шигырьләр дә яза, нәфис иҗатның башка төрләрендә дә каләмен чарлый. Ә инде драматургиядә әле бу аның үзе хакында шулай беренче тапкыр зурдан ишеттерүе.

29 мартта Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты бинасында узды. Утырыш барышында гыйнвар һәм февраль айларында компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре ясалды, 2010 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2009 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кризиска каршы чаралар Программасының үтәлеше каралды.
Өченче мәртәбә үткәрелгән "Себер йолдызы" һәм икенче "Татар егете" бәйгесенең ярымфиналына 10 кыз һәм 10 егет үткән иде, супер-финалга жюри кызлардан һәм егетләрдән алтышар кеше сайлап алды.

Төмән җирендә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре традициягә кереп китте, аның белән кызыксынучылар саны бермәбер артканын күрсәтте соңгы бәйге. Тамашачылар арасында бәйгедә катнашучыларның туганнары, дус-ишләре, җәмәгатьчелек вәкилләре генә түгел, кызыксынып килгән тамашачылар да күп булды, районнардан төркем-төркем булып килгән якташларыбыз да шактый иде, катнашучыларны хуплап, зал шау-гөр килеп торды, чәчәкләргә күмде аларны.
Татарстан һәлакәтләр медицинасы үзәге белән Казан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килешүдә уртак фәнни эш алып бару, һәлакәтләр медицинасы һәм кичектергесез медицина хезмәтләре өчен кадрлар әзерләү, укыту программаларын эшләү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан министрлыкларны һәм ведомстволарны җәлеп итеп, уртак укулар оештыру юнәлешләрендә эш алып бару каралган. Шулай ук студентларны оештыру-методик эш, шул исәптән ГЛОНАСС системасы буенча, дәресләр оештыру планлаштырыла.
Өч атнада Татарстанда иске автотранспортларны утильләштерү программасын гамәлгә кую кысаларында 850 таныклык бирелгән. Министрлык белгечләре сүзләренчә, Татарстанда программа зур популярлыкка ия. Бу программа белән кызыксынучылар узган ел ахырында программа эшли башлаганчы ук автодилерларга язылган иде. Хәзерге вакытта автосалонга үзләре теләгән маркадагы һәм төстәге машина булганын көткән чиратта торучылар белән менеджерлар эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәре Мэры Юрий Лужковка Мәскәү метрополитенындагы фаҗига белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте 2010 елның 29 марты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International