ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2010 ел
дүшәмбе
29 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелеге һәм артистлары Колумбиядә узган Ибер-Америка театр фестивалендә катнашу нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуын уздырды. Анда театр директоры Шамил Закиров, театрның әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов, театрның күренекле халык артистлары Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин катнаштылар.
Татарстан башкаласы Казанда язгы өмә шәһәр күләмендә 17 апрельга игълан ителсә дә, шәһәр территориясен санитар җыештыру эшләре буенча айлык 1 апрельдан ук башлана. Һәр елдагыча, күләмле җыештыру эшләрен ай дәвамында оештыру турында карар кабул ителгәне хакында бүген башкала хакимияте җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитетның шәһәрне тышкы матурлау-бизәү комитеты рәисе Роза Җаббарова игълан итте.
Горький магистралендә җәйге юл эшләренә тулы әзерлек бара. Бу җәйдә Горький магистралендә 742,3 км озынлыкта юллар яңартылачак. Быел башкарыласы эш күләме, узган елгыдан 26 процентка артыграк булачак. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

Планлаштырылган күләмдә эшне тулысынча башкарып чыгу өчен магистральгә өстәмә эшче куллар кирәк булачак. Юллар ремонтлау буенча үзәк дирекция мәгълүматларына караганда, бу язда юл монтажлаучылар, бригадирлар, бульдозер машинистлары эшкә кабул ителәчәк.

29 мартта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов «Азартлы уеннарны оештыруны һәм үткәрүне дәүләт тарафыннан җайга салу өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Законга кул куйды.

27
март, 2010 ел
шимбә
27 мартта Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантаналы шартларда "Ауропа көне" фестивале ачылды. Татарстан башкаласында Ауропа көненә багышланган чаралар бер атна дәвам итәчәк. Фестивальне Ауропа Берлегенең Россиядәге вәкиллеге һәм Ауропа Берлеге илләре мәдәният үзәкләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты белән берлектә оештыра.

Быел Казан фестивальне икенче мәртәбә кабул итә. Ауропа көне, аны оештыручыларның вәгъдә итүенчә, Татарстан башкаласында күркәм традициягә әверелеп, һәр елның март аенда уздырылачак.

Бүген хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашучылар Татарстанда массакүләм спорт чараларын үткәрү вакытында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Әлеге мәсьәлә 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерләнүгә бәйле рәвештә аеруча актуаль.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Равил Моратов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә эчке эшләр органнарында эшләүчеләр санын 20 процентка кыскарту турында карар кабул ителгән. Бу Татарстанга да кагылачак. "Безнең төп бурычыбыз - агымдагы елда спорт һәм мәдәни чараларны үткәрү вакытында эчке эшләр органнарында эшләүчеләр санын кыскарту шартларында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү", - дип ассызыклады ул.
26 - 27 март көннәрендә Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре оешуга 199 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Истәлекле вакыйга уңаеннан гаскәри частьләрдә иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар, ветераннарны хөрмәтләделәр, бәйрәм концертлары оештырылды. Татарстан Республикасы территориясендә 5561 нче моторлаштырылган махсус гаскәри часть урнашкан. Аның шәхси составы Татарстан башкаласында һәм республика районнарында урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында җәмәгать тәртибен саклау буенча патруль-пост хезмәтен башкара.
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстан театрлары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

26
март, 2010 ел
җомга
26 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктатуы турындагы гаризасын кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалаштырылганчы эшләвен дәвам итүне йөкләде. Аның тарафыннан тиешле Указга кул куелды.
26 мартта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Ислам Үсеш Банкы президенты доктор Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International