26 мартта Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов РФ Хөкүмәт йортында уза торган Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнаша. Утырыш министр Татьяна Голикова рәислегендә уза.
26 мартта Ислам конференциясе Оешмасы (ИКО) Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы Россия Ислам институтында журналистлар белән очрашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия Федерациясенең Ислам конференциясе Оешмасы белән мөнәсәбәтләре, Россия Ислам институты белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кызыксындырды.
Бу минутларда Сочида Физкультура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышы бара. РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узучы утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
25 мартта инаугурация тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота ТР яңа Президентына РФ Президенты Дмитрий Медведевның котлавын ирештерде.