ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Минтимер Шәймиев барлык Татарстан халкы һәм үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде.

"Татарстан кебек республиканың җитәкчесе булу - мәртәбәле, җаваплы эш, - диде тантанада Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның тормыш тәҗрибәсе, эшли алу сәләте, компетентлыгы, кешелек сыйфатлары безнең Президентыбызның республика һәм Россия Федерациясе халкы мәнфәгатьләрендә уңышлы эшләячәгендә шик калдырмый".
25 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ТР Президенты вазыйфасына керешүе тантаналы церемониясе узды.
Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләренә керешү тантанасына чакырылган дәрәҗәле кунаклар килүе дәвам итә. Бүген Ашхабадтан махсус рейс белән Төркмәнстан Мәҗлесе Рәисе Акджа Нурбердыев җитәкчелегендә делегация килде.
25 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы белән очрашты. "Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешүегез белән котлыйм. Бу җаваплы постта үзегезнең белемегез һәм тәҗрибәгезне төбәкнең социаль-икътисади үсеше белән бәйле бурычларны нәтиҗәле хәл итүдә, алдынгы технологияләр кертүдә, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә файдаланачагыгызга ышанам. Республикада милләтара, конфессияара татулыкны, сәяси тотрыклылыкны саклагыз. Сезгә эшегездә уңышлар телим", -диелә РФ Президенты котлавында.
24 мартта "Казан" халыкара аэропортында Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглын каршы алгач оештырылган матбугат очрашуында журналистлар аңа гамәлдәге Президент Минтимер Шәймиевнең тәҗрибәсен алга таба файдалануга кагылышлы сорау бирде.
25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева бу тармакта эшләүче татарстанлыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

24
март, 2010 ел
чәршәмбе
Быел 11 майда Казанның 116 нчы мәктәбе базасында шәһәрдә беренче тапкыр мәктәп балалары өчен театр студиясе эшли башлаячак. Һәрхәлдә, бүген мэр Илсур Метшин белән актер Константин Хабенский булачак иҗат студиясе эше мәсьәләләре хакында сөйләшү барышында шул хакта килешкән. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мәктәп коллективының үзешчән сәнгать смотрларында еш кына алдагы урыннар яулавы өстенә, беренчедән, ул шәһәр уртасына урнашкан, икенчедән, мәктәп атмосферасы иҗат өчен кулай.
ТР Министрлар Кабинеты белән РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе арасында бүген партнерлык хакындагы килешү имзаланды. Министрлар Кабинетында узган очрашуда документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән академия ректоры Владимир Мау имзалады. Очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов катнашты.

24 мартта "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың 4 министрлыгы җитәкчеләренә 100 яңа автомобиль ачкычын тапшырды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм турислык министрлыгы автопаркларын яңа "Fiat Ducato" автомобильләре белән тулыландырды.

Татарстанда язгы культура орлыкларын чәчүгә әзерләү буенча чаралар башлана. Татарстанның 5 зонасында узачак семинар-киңәшмәләрдә әнә шул хакта сүз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International