ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2010 ел
сишәмбе
23 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле Вәкиле Саймон Де Круз алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште.

Ли Куан Ю ис. сәяси эзләнүләр Мәктәбе һәм Сингапур Республикасы дәүләт хезмәте Колледжы белән 2009 елның сентябрендә төзелгән килешүләр турында сүз барды. ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, очрашуда Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кыскавакытлы белем арттыру программасын оештыру мәсьәләсе турында да сөйләштеләр. Моннан кала, Сингапурның IDA International компаниясе Казанның IT-паркы белән идарә итү стратегиясен эшләүдә дә катнашачак. Шулай ук, Татарстан Республикасының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсен үстерү стратегиясе турында да сөйләшү булды. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР мәгълүмати технологияләр Үзәгенә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү, мәгариф программалары, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек программасы кебек юнәлешләр буенча программа продуктларын эшләү буенча эшлекле төркем оештырырга кушты. ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, шулай ук, ТР Хөкүмәте башлыгын Сингапурның яшьләр спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдәге тәҗрибәсе кызыксындырганын хәбәр итте. Сүз 2010 елда Сингапурда үткәрелә торган Җәйге яшьләр Олимпия уеннары турында бара.
23 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “КИТ Финанс Инвестиционный Банк” ҖЧҖ җитәкчесе Дмитрий Геркусов белән очрашты. Дмитрий Геркусов “КИТ Финанс”ның оешма структурасы, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре һәм алдагы үсеш перспективалары турында сөйләде.
Чаллы спортчысы Кирилл Прохоров Мәскәүдә узган кеокусинкай-карате буенча ХХ ил чемпионатында иң зур авырлык үлчәвендә (80 килограммнан артык) Россия чемпионы булып танылды. Турнирда илнең 40 төбәгеннән 150 дән артык спортчы катнашты.
2009 елда Татарстанда инновацияле эшчәнлек йомгаклары 23 мартта ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе булачак. Көн тәртибенә барлыгы 5 мәсьәлә чыгарыла. Аерым алганда, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләргә дәүләт (муниципаль) контролен камилләштерү, МВА ЛИНК "Стратегия" программасы буенча белем алуга бәйге, аның йомгакларын Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләүдә файдалану мәсьәләләре каралачак.

22
март, 2010 ел
дүшәмбе
22 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендәге архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук инфраструктура объектларын төзү проектын гамәлгә ашыруда беренче чираттагы юнәлешләр каралды.
20 мартта Истанбулда Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары инициативасы буенча Мәдәният җәмгыяте һәм "Идел Урал", "Татарстан" сәүдә йорты, Истанбул университеты каршындагы "Евразия" институты ярдәме белән Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкиллеге җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәте.

Төркия территориясендә җиденче тапыр үткәрелүче студентлар ярышының нигезенә КВН идеясе салынган, әмма традицион конкурслар һәм мавыктыргыч номерлардан тыш тарих, мәдәният буенча сораулар белән тулыландырыла. Узган чаралар Әдәбият һәм сәнгать елына, Казанның 1000 еллыгына, Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына, милли ашларга, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган иде, ә быел 2010 елда Ауропаның мәдәни башкаласы буларак Истанбулга багышлана.

Быел июнь аенда "Универсиада-2013не каршылап" халыкара волонтерлар лагере оештырылачак. Һәрхәлдә, узган атна ахырында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән Европа Советының яшьләр эшләре һәм спорт буенча директоры Ральф-Рене Вайнгертнер белән очрашуы барышында шул хакта килешенгән. М.Бариевның республикада якын арада барлыкка киләчәк Татар физик культура, спорт һәм туризм академиясенең күзәтчелек советына керү тәкъдимен дә Р.-Р.Вайнгертнер зур канәгатьлек белән кабул иткән.

Бөтендөнья кеше аягы басмаган табигать фонды тарафыннан 27 мартка билгеләнгән әлеге акциягә кушылып, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Казан Ратушасы биналарының тышкы яктырткычлары 1 сәгатькә сүндерелеп торачак, дип белдерде бүген "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов, диелә мэрия хәбәрендә. Сәламәт планета өчен шул рәвешле "тавыш бирү" юлы белән һәркем планетада климат үзгәрү куркынычы проблемасына үзенең битараф булмаганын белдерә ала, казанлыларны да бу акциядә катнашырга чакырабыз, ди мөрәҗәгатендә Р.Борһанов.

22 мартта ТР Министрлар Кабинетының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышында "2010-2020 елларда ТР биотехнологияләрне үстерү" максатчан программасы концепциясе каралды. Фикер алышуларда ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар, фәнни оешмалар җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Документ "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ инициативасы белән Овчинников исемендәге Россия биотехнологлар җәмгыяте катнашында эшләнгән. Бу эшкә Россия һәм Татарстанның министрлык-ведомстволары, предприятиеләр, фән һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре җәлеп ителгән. Программаның концепциясе узган елның 15 октябрендә РФ Дәүләт Думасында "Биотехнология сәнәгатен законнар белән тәэмин итүне камилләштерү" темасына узган парламент тыңлауларында тәкъдим ителгән иде. Ул биотехнология сәнәгатен төбәкләрдә үстерү буенча тәҗрибә проекты буларак хупланды.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән татар егете Ирек Зарипов Ванкуверда үткән паралимпиадада соклангыч уңышларга иреште. Биатлонда 4 алтын медаль яулады ул андагы киеренке бәйгеләрдә.

Ирек Зарипов 17 яшендә үк юл фаҗигасенә эләгеп ике аяксыз кала. Әмма тормышка булган сөюе һәм ныклы ихтыяр көче аны зур спортка алып килә. Рөстәм Батыров җитәкләгән инвалидлар җәмгыятенә килеп, спорт белән җитди шөгыльләнә башлый Ирек. Җиңел, авыр атлетика, йөзүдә, өстәл теннисында үзен сынап карый, республика ярышларында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International