ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2010 ел
шимбә
20 мартта Казанда, “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

19
март, 2010 ел
җомга
19 мартта "Казан" милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсе коллегия утырышын уздырды. Анда муниципаль учреждениеләре 2009 елда башкарган эшкә йомгак ясалды, быелга бурычлар тәгаенләнде. Журналистлар белән очрашуда, Казандагы сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә бәя биреп, Татарстанның сәламәтлек саклау министры: "2009 ел муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсе өчен авыр булуга карамастан, уңышлы була. Башкалабызда демографик хәл яхшыра: яңа туган балалар саны үсә, үлүчеләр саны кими. Яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем очраклары азая. Икътисадый кризис булуга карамастан, республика хөкүмәте медицина өлкәсендә яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", - дип белдерде.
Казанда "Хәтер юллары буйлап" дигән Халыкара яшьләр акциясе башланды. Җиңү паркында әлеге акция башлану уңаеннан митинг узды. Чара 19-25 март көннәрендә Ватан азатлыгын саклап һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм Россия Федерациясе Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.
Санкт-Петербург һәм Русиянең төньяк – көнбатыш төбәге мөселманнары Диния назәрәте рәисе, мөфти Җәфар Насыйбулла улы Пончаевка 70 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Аны төньяк башкала Җәмигъ мәчетенең – 100 һәм мөфтинең 70 яшьлек юбилеена багышланган мәдәни чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов тапшырды.
19 мартта Татарстан студентлары “ТР студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы туган көнен билгеләп үтә. 15 мартта оешма Советының чираттан тыш утырышында сайланган яңа җитәкчегә оешманың беренче паспорты тапшырыла. ТР студентлар лигасының яңартылган составы яңа традицияләр булдыруга кереште. Шулай итеп, 19 мартта, оешманың туган көнендә студентлар утырган автобус Татарстан башкаласының зур вузлары студентларын оешманың яңа президенты Тимур Сөләйманов белән таныштыру өчен кузгала. Һәр вузда Студентлар лигасы җитәкчелеге студентлар советлары вәкилләре белән очраша, эшлекле элемтәләр урнаштыра һәм истәлекле сувенирлар белән алмаша.

18
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
18 мартта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VII Халыкара химия саммитында катнаша. Саммитны Мәскәү Хөкүмәте белән Россия химиклар берлеге Россия фәннәр академиясе, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге ярдәмендә оештыра. Татарстан Хөкүмәте башлыгы чараны оештыру комитеты составына керә.
Халыкара сәяси экспертиза институты Россия Федерациясендә төбәк башлыкларын билгеләү системасының 5 еллыгына багышланган тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте. Сораштыруда шартлы рәвештә ике төркемгә - "бәйсез" (журналистлар, сәясәт белгечләре) һәм "хакимияткә якын торучылар" (элеккеге губернаторлар, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы әгъзалары) - бүленгән экспертлар катнашты. Һәр төркемгә бәяләүдә ун баллы системаны кулланып сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Тикшеренүләр 2009 елның декабреннән 2010 еның мартына кадәр үткәрелде.

17 мартта Франциянең Канны шәһәрендә "Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиада: Россия спорт башкаласының уникаль спорт мөмкинлекләре" дигән темага конференция узды, ул күпләгән катнашучылар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең игътибарын җәлеп итте.

Искәртеп узабыз, 16 мартта Канны шәһәренең Фестивальләр сараенда иң эреләрдән саналган MIPIM-2010 Халыкара инвестицияләр күргәзмәсендә 2013 елгы Универсиада экспозициясенең рәсми ачылышы булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик катнашты. Ул Казанда спорт объектлары төзү, Бөтендөнья студентлар Уеннарын үткәрү өчен инфраструктура булдыру белән шөгыльләнүче барлык структураларның эшен югары бәяләде һәм билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

"СОГАЗ" иминиятләштерү төркеме Татарстан Республикасының иминият хезмәтләре базарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели. Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда иминиятләштерү төркеменең идарә рәисе Вадим Янов белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстам Миңнеханов 2009 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте һәм “СОГАЗ” төркеме арасында хезмәттәшлек турында Килешү төзелгәнен искә төшерде.

17
март, 2010 ел
чәршәмбе
2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз cараенда урнашачак. Мондый карарга Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары килде. Алар Универсиаданың берничә объектын карап чыкты.

Исегезгә төшерәбез: эшлекле төркем әгъзалары Казанда ике көн булдылар (2010 елның 16-17нче марты). Алар спорт корылмаларын, югары технологияләр даирәсендәге IT-парк бинасын карады, Универсиаданың массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән узган киңәшмәдә "Спортивное вещание" компаниясе генераль директоры, "Росмедиаком" генераль директоры Василий Кикнадзе "2013 ел Универсиадасына әзерлек тулы көченә бара" дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International