ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2010 ел
җомга
Татарстан парламенты утырышлары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, аларның яңа кертеләчәк "Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе" вазифасына бәйле сорауларына җавабында, болай дип шәрехләде.

Дәүләт киңәшчесенең хокуклары һәм бурычлары буенча аерым маддә бүген комитетның кичке утырышында карала, 1-1,5 сәгатьтән аның нәтиҗәләре билгеле була. ТР Президентының озак еллар буена туплаган бай тәҗрибәсен алга таба да файдаланмау дөрес булмас иде, бу аның үз ризалыгы һәм Татарстан Президенты вәкаләтләре бирелгән Премьер-министр хуплавы белән эшләнелә һәм нәтиҗәле булачагына беркемнең дә шиге юк.

Тормыш яңа таләпләр куя, шундый закон проекты әзерләмәгән булсак, бу безнең алдан күрмәүчәнлегебез хакында әйтер иде. Дәүләт киңәшчесе исә консультатив, аналитик юнәлешле эш башкарачак, шулай ук аның вәкаләтлелек функцияләре республика Президенты, Дәүләт Советы һәм аның президиумы тарафыннан кирәк чакта эшче төркемнәр, комиссияләр оешуда кулланылачак. Шундый сәяси багажы һәм дәрәҗәсе белән алга таба да республиканың беренче Президенты төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә катнашачак. Дөрес, закон проектыннан "беренче Президент" кына дигән сүзләр алыначак, шул рәвешле, киләчәктәге ТР Президенты да Дәүләт киңәшчесе була алачак.

12 мартта дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы уза. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 70 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 39ы - Татарстан Республикасы закон проектлары, 24е - федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре. Көн тәртибенә кертелгән 7 мәсьәлә буенча карарлар кабул итәргә туры киләчәк.

11
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Быел җәй ахырында Казанга, Идел буе территориясендә иң беренче буларак, Монреальдан дю Солей циркы (Cirque du Soleil, мәгънәсе – Кояш циркы) киләчәк. Бүген Казан шәһәре мэриясе белән Cirque du Soleil Rus арасында мәдәни хезмәттәшлек турында Казан Ратушасында меморандум имзалану тантанасы булды. Әлеге документка Казан мэры Илсур Метшин һәм Cirque du Soleil Rus компаниясе директорлар советы рәисе урынбасары Крэг Кохон кул куйды.

Шул рәвешле, быел 21 августтан 26 сентябрьгә кадәр Казан Кремле төбендә, Меңьеллык исемендәге мәйданда, “тәгәрмәчләрдәге шәһәр” (7 дистәдән артык трейлерда, шоуга дигән җиһазлардан тыш, аларның гаиләләре яшәр урын, үз мәктәпләре, ашханә һ.б. төр уңайлыклары бар) дип йөртелгән дөньякүләм танылган цирк урнашачак. Казан үзәгендә, чыгышлары башланырга 10 көн кала, 2800 тамашачы сыешлы гигант чатыр корылачак (ул 8 минут дәвамында күтәрелеп бетә). Июнь башында ук шушы түбә-чатыр (тент) урнашачак урында гаҗәеп зур Кояш сәгате куелачак.
15 март көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре Колумбиядә узачак Ибер-Америка театр фестиваленә китәчәк. Беренче булып Богота шәһәренә техник хезмәткәрләр, соңрак актерлар бара. Форумга камаллылар Педро Кальдеронның «Жизнь есть сон» пьесасы буенча ике ел элек куелган “Тәкъдир” спектаклен алып бара.

Классикның әлеге әсәрен сәхнәгә Испания режиссеры Алехандро Гонзалесу Пуче куйды. Камаллылар фестивальне 19 мартта ачып җибәрә. Артистлар сәхнәдә дүрт тапкыр чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук татар театры тарихы турында лекция уку да планлаштырыла.
"Татарстан" авиакомпаниясе 28 марттан Казан - Тель-Авив турыдан-туры рейсы ачылуы турында игълан итте. Казан - Тель-Авив һәм Тель-Авив - Казан рейсында пассажирларга атнасына ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә "Boeing-737" самолеты хезмәт күрсәтәчәк. Билет бәясе (бару һәм кайту) 13 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елда Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү, фәнни оешмаларында әзерлек, яңадан әзерлек һәм стажировка узу буенча ТР Хөкүмәте грантын алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул ителә башлавы турында игълан итә.

Конкурста Татарстанда аккредитация узган студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, югары уку йортларының профессор-укытучылар составы катнаша ала. Конкурста катнашуның шартлары һәм тәртибе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.tatar.ru сайтында "Грантлар" бүлегендә танышырга мөмкин.
16 - 19 март көннәрендә "Казан 2013" Универсиадасының башкарма дирекциясе әгъзалары Франциянең Канны шәһәрендә ел саен үткәрелеп килүче MIPIM-2010 (МИПИМ-2010) Халыкара коммерция күчемсез милке күргәзмәсендә катнашачак.

Казан стенды 16 мартта җирле вакыт белән 12.30 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына 2013 елгы Универсиада дирекциясенең матбугат хезмәтеннән.

Казан күргәзмәдә 2006 елдан бирле катнашып килә. Узган еллардагы традицияләргә тугры калып, Татарстан башкаласы быел MIPIM-2010 күргәзмәсендә якын киләчәктәге киң колачлы проектларны - 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннары объектларын тәкъдим итәчәк.

10 мартта "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие/Йолдызлык-2010" Казан яшьләре фестиваленың Гала-концерты булды. Казан шәһәре мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәр районнары хакимиятләре тарафыннан оештырыла торган әлеге фестиваль көннәре быел 15-19 февральда А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә булган иде.


10
март, 2010 ел
чәршәмбе
"Ел лидеры-2010" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүнең вакыты төгәлләнде.

Конкурс ике этапта (район һәм республика) уза. 2010 елда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Спас, Әлки, Чирмешән, Тәтеш, Зәй һәм Арчада район этаплары узды инде. Конкурста шулай ук республиканың зур оешмалары вәкилләре дә катнашачак.
17-19 март көннәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында аграр фән өлкәсендәге танылган галим, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элеккеге директоры Рауис Гәрәев истәлегенә багышланган яшь галим-аграрийларның Бөтенроссия конференциясе узачак.

Чарага Россия төбәкләреннән 80 гә якын вәкил килер дип көтелә. Конференциянең пленар өлешендә исемнәре Россия аграрийларына яхшы мәгълүм фән эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Конференциядә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын 20 яшь галим тәкъдим итәр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International