ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2010 ел
сишәмбе
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Санкт-Петербургның эшлекле даирәләре делегациясен кабул итү булды. Шуннан соң Татарстан Республикасы һәм Петербург арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләлә­­ре­нә багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов узган елның дека­брендә ТР делегациясенең Санкт-Петербургта булуын һәм ме­нә хәзер Төньяк башкала делегация­сенең җавап визиты белән Казанга килүен искәртте. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев фике­ренчә, соңгы вакытларда Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы элемтәләр торгызыла башлады. Әмма ике төбәкнең багланышларын ныгыту өчен уртак предприятиеләр җитми әле.
Татарстанда Яшь сайлаучы көннәре старт алды. Әлеге чара ТР Үзәк сайлау комиссиясе кубогына сайлау хокукы һәм процессы буенча күрсәтмә уеннар (акыл уены) белән тантаналы төстә ачылды. Яшь сайлаучы көннәрендә (февраль ае дәвамында) республикада мәктәп укучыларын, студентларны Россия Федерациясенең конституцион һәм сайлау хокукы нигезләренә өйрәтүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар уздырылачак.

15
февраль, 2010 ел
дүшәмбе
12-13 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов VII Красноярск икътисади форумында катнашты һәм "Уңышлы модернизация проектлары" тәкъдим итү программасында "Татарстан Республикасы инновация киңлеген үстерү" дигән доклад белән чыгыш ясады. Форумга бизнес, икътисад һәм дәүләт хакимиятенең әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук яңа бергәлекләр, клублар, чит илләрдәге рус диаспорасы вәкилләре җыелды.
15 февраль көнне Татарстанның Милли музеенда һәм Муса Җәлил музей-фатирында күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 104 ел тулуга багышланган Җәлил укулары уза. Җәлил укуларын уздыруның күркәм традициясе Казан дәүләт университетында узган гасырның 60-нчы елларында туа. Соңыннан бу традицияне Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре дәвам итә.
15 февраль көне - Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу хакта calend.ru сайтында хәбәр ителә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Илебез әлеге хәрби конфликтта 14 меңнән артык солдат һәм офицерын югалта. Советлар Союзы һәм Россиянең меңләгән хәрби хезмәткәре башка илләрдәге кораллы конфликтларда һәлак була.
15-19 февраль көннәрендә Казанның А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә республика башкаласының "Созвездие/Йолдызлык-2010" эстрада фестивале конкурсы уздырылачак. Мәктәп укучыларына, студентларга - яшьләргә гуманитар-мәдәни белем бирү юнәлешендә ярдәм итүне максат иткән әлеге чара Казан мэриясе тарафыннан, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм район хакимиятләре белән берлектә, оештырылды, дип хәбәр итә шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
Билгеле булганча, моннан 1 ел элек Махсус икътисади зоналар белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР идарәсе белән Төркиянең "Кастамону Энтегре" компаниясе арасында ниятләр беркетмәсе имзаланган иде. Аның кысаларында "Алабуга" МИЗ территориясендә ДСП һәм МДФ (үзагач җепселләреннән эшләнгән плитә) җитештерү проекты буенча эшче төркемнәр төзелгән иде. Хәзерге вакытта бу проектны гамәлгә ашыруга әзерлек бара, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Шушы көннәрдә министрлыкта Төркиянең "Хәят" холдингы ("Кастамону Энтегре" аның составына керә) вәкилләре белән эшлекле очрашуда әлеге производствоны "Алабуга" мәйданнарына урнаштыру мәсьәләсе каралган.


14
февраль, 2010 ел
якшәмбе
13 февраль көнне Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатьтә Казан көне старт алды. 2013 елгы Универсиада башкаласын тәкъдим итү уңышлы узган. Тамашачыларга Казанның Бөтендөнья студентлар җәйге уеннарын үткәрү хокукына ничек ия булу тарихын сөйләделәр. Татарстан башкаласындагы яңа спорт объектлары төшерелгән слайдлар, документаль фильм күрсәтелде, Казан Универсиадасы символы төшерелгән сувенирлар тәкъдим ителде. Кунакларда татар халык көйләре һәм милли киемнәр кигән кызлар зур кызыксыну уятты. Алар Казаннан килгән кунаклар белән фотога төшәргә тырыштылар.

13
февраль, 2010 ел
шимбә
Татарстан Студентлар хезмәт отрядлары көзен узачак Бөтенроссия халык санын алуга җәлеп ителәчәк

12
февраль, 2010 ел
җомга
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы арасында ниятләр турындагы беркетмәгә кул куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International