ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2010 ел
сишәмбе
2 февраль көнне кич республикага Тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендә Финляндиянең эшлекле даирә вәкилләре делагациясе киләчәк. 44 кешене берләштергән төркем составында министрлык, ведомстволар вәкилләре, компанияләр җитәкчеләре булачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Ә иртәгә "Мираж" кунакханәсенең конференцияләр залында Татарстан-Финляндия эшлекле форумы эшли башлый. Форум программасына Суоми иле эшмәкәрләренә Татарстанның икътисади-сәүдә потенциалын, 2013 елда Казанда Узачак Универсиада проектын тәкъдир итү, шулай ук нефть-газ, автомобиль сәнәгате өлкәсендәге проектлар презентациясе кертелгән. Форум кысаларында Лахти шәһәрендәге Инновацияле технология үзәге белән "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" инновация технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумын имзалау каралган.

Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, Иран Ислам Республикасы парламенты (мәҗлесе) белән элемтәләр буенча депутатлар төркеме координаторы Хафиз Салихов Иран Сәүдә палатасы делегациясе белән очрашты.

Россиягә эшлекле визит белән килгән делегацияне Иран Сәүдә палатасы рәисе Мөхәммәд Нехавендиян җитәкли. Очрашуда шулай ук Иран һәм Россиянең катнаш сәүдә палатасы рәисе Әсәдолла Әсгар-Әүлади, Тәһран Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты, палатаның идарә әгъзасы һәм казначысы Шаһрох Заһири, әлеге төбәк оешмасының генераль секретаре Мәһди Расех, Иран Ислам Республикасының Мәскәүдәге илчелеге вәкилләре, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия-Иран эшлекле советы генераль директоры Олег Акулиничев катнашты.

Быелның июнендә Казанда “Ашкайнату системасындагы яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау” исемле Халыкара конгресс узачак. Чара РФ атказанган фән эшлеклесе, профессор Мойше Сигал тууына 90 ел тулуга багышлана.

Билгеле булганча, Мойше Сигал яман шешләрне ачыклауда цитологик ысулын куланылышка кертә. 50-60 елларда Казан онкология мәктәбенә нигез салучылар Юрий Ратнер һәм Мойше Сигал була.

Автогигант һәм аның Татарстаннан читтәге кече предприя­тиеләре елның беренче аенда җитеш­терү планын тулысынча үтәгән. КамАЗ­ның төп производствосы – автомобиль заводы 1788 машина комплекты, шул исәптән 1694 әзер автомобиль һәм шосси эшләп чыгарган.

Ил базарында автомобильләр сату күләменең акрынлап арту – предприятие өчен бигрәк тә сөенечле хәл. Гыйнвар аенда, дәүләт заказыннан тыш, бер меңнән артыграк “КамАЗ” йөк автомобиле сатылган. 2009 елның шушы чорындагыга караганда өч тапкырга диярлек күбрәк бу.

Тиз арада дәүләт ярдәме күрсәтү комиссиясе Россия Хө­күмәтенә 27 моношәһәрне яңарту программасын тәкъдим итәргә җые­на. Алар арасында Татарстаннан да ике кала бар.

Хөкүмәт ярдәмен барлыгы 335 шәһәр алыр дип көтелә. Аларны “аякка бастыру” өчен якынча 100 миллиард сум акча кирәк булачак. Тик әлегә җитәкчеләр алай ук зурдан кубу яклы түгел. Иң беренче чиратта 27 каланы коткармакчылар. Бу эшкә 20 миллиард сум тирәсе тотылачак. “Дәүләт акчаны болай гына таратып чыкмаячак”, – дип кисәтә Россиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин. Аның сүзләренә караганда, программаның төп максаты – җирле тү­рә­ләрне һәм шәһәрне “тотып торучы” оешма җитәкчеләрен кыймылдарга мәҗбүр итү.

Чаллыда, әйтик, КамАЗ җитәкчелегенә күбрәк йөгерергә һәм баш ватарга туры киләчәк. Кама Ала­нының төп оешмасы дип “Кама Аланы” индустрия паркы аталган. Мәскәү бирәчәк акчаны ни дәрә­җәдә дөрес файдаланулары хәзер инде җирле түрәләрнең үзләреннән тора.

Башкалада югары уку йортлары укытучылары көч сынаша. Казанда “Сәламәтлек” спар­такиадасы башланды. Кичә хатын-кызлар арасында волейбол ярышы буенча алдынгыларны билгеләделәр. Бүген исә ир-атлар мәйдан уртасына чыгачак. Моннан тыш Казан югары уку йортлары мөгаллимнәре өстәл теннисы, баскетбол, йөзү, чаңгыда узышу кебек ярышларда җиңү­челәрне билгеләячәк. Бәйге 6 февральдә тәмамлана.
"Иң мөһиме - без мөселман өммәтенең бердәмлеген саклап кала алдык". Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый 27 февральдә узачак ТР Мөселманнарының IV съезды алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең нәтиҗәләре хакындагы сорауга әнә шулай дип җавап бирде.

Госман хәзрәтнең сүзләренә караганда, 12 ел эчендә шактый эш башкарылган: Диния нәзарәте каршында пропаганда, дәүләт структуралары, хәрбиләр, җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек, зәкят, хаҗ, вакыф бүлекләре, шулай ук "Хәләл" стандар комитеты оештырылган.

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Швейцариянең Женева клиникасы һәм кафедрасы җитәкчесе, нейрохирург, Аурупада эпилепсияне дәвалау өлкәсендә танылган табиб профессор Карл Шайлер булып китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин җитәкчелегендәге вәкиллек озатып йөрде. Вәкиллек составында Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, биологик психиатрия бүлеге башлыгы, лаборатор иммуногистохимия җитәкчесе Владимир Чехонин да бар иде.


1
февраль, 2010 ел
дүшәмбе
1 февраль көнне Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда 2009 елда компаниянең бюджеты үтәлеше йомгаклары игълан ителеп, февраль аена бюджет кабул ителде.

Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, утырышта, аерым алганда, нефть сайланыш нормалары һәм 2009 елда запаслар үсеше хакында сүз булган. Хисап чорында компаниягә караган предприятиеләр тарафыннан ятмалардан 25,85 млн. тонна "кара алтын" чыгарылган. Шул рәвешле, 2008 ел күрсәткече, 0,33 процентка арттырылган. Узган елда 280 яңа скважина кулланышка кертелгән. Яңа скважиналарның уртача дебиты тәүлегенә 9,5 тонна тәшкил иткән. Узган ел табылган барлык нефть күләменең 45 процентка якын өлешен ятмаларның нефть бирү сәләтен күтәрү ысулларын куллану тәэмин иткән. Бу чорда югары үзле нефть табу буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре уңышлы дәвам иткән.

1 февраль көнне "Казан" милли-мәдәният үзәгендә үткән коллегия утырышында Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе 2009 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Утырыш Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Яңа Россия шартларында суд приставлары әле 13 ел элек кенә барлыкка килсә, бу хезмәтнең тамырлары гасырларга барып тоташа. Быел суд приставлары хезмәте оешуга 145 ел тула. Исеме шул ук каласа да, бүгенге заманда суд приставларының эшчәнлеге элеккедән шактый аерыла. Яңа Россия шартларында суд приставлары РФ Конституция, Югары, Югары арбитраж судлары, гомуми юрисдикциядәге судлар, җәмәгать һәм арбитраж судлары карарлары үтәлеше өчен җавап бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International