ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
Язын Татарстанда Болоньяның (Италия) Һөнәрчеләр консорциумы презентациясе узачак. Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге консорциум вәкилләре белән очрашу узды. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда ике арада хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре тикшерелгән.

Аеырм алганда, Татарстанда махсус продукция ташу өчен "КАМАЗ" автомобильләре өчен тагылма (прицеплар) җитештерү, автопокрышкалар эшкәртү, казаннар җитештерү белән бәйле производстволарны оештыру мөмкинлеге каралган.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча муниципаль берәмлек башлыклары 25 -29 гыйнвар көннәрендә Сингапурда стажировка узачак. Дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан уздырылучы бу укулар Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге Сәяси тикшеренүләр мәктәбе һәм Дәүләт хезмәте колледжы базасында узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге уку йортлары яңа буын сәясәтчеләр һәм лидерларны укыту һәм әзерләү белән шөгыльләнә. Биредә төрле илләрдән ел саен 2000 ләп дәүләт хезмәткәре курслар уза. Билгеле булганча, ТР Хөкүмәте белән Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы арасында хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешү гамәлдә. Документ узган елның сентябрендә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең IV Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында әлеге Азия иленә сәфәре вакытында имзаланган иде.


23
гыйнвар, 2010 ел
шимбә
23 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм республика ГМЧ журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Анда Минтимер Шәймиев үз кандидатурасын республика Илбашы вазыйфасына тәкъдим итмәү буенча кичә кабул иткән шәхси карарын шәрехләде.
The Republic of Tatarstan President Mintimer Shaimiev gave a press-conference for Russian and Tatarstan journalists at Kazan Kremlin on Saturday January 23. Mintimer Shaimiev made comments on his decision to reject the nomination for post of the republican head.

After State Council session on January 22 in Moscow, Russia President held a working meeting with Tatarstan President. Mintimer Shaimiev made a request not to consider his candidacy for the post of the republican leader after his presidential term expiry on Mar 25, 2010. Russia President will recommend RT Prime Minister Rustam Minnikhanov for the post of Tatarstan Headt in connection with Mintimer Shaimiev’s rejection of nomination.

23 гыйнварда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең баш нейрохирургы - Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Коновалов агымдагы елның сентябрендә Казанда Бөтендөнья нейрохирургия оешмалары федерациясе курслары уздыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директорының урынбасары Александр Потапов катнашты.

Александр Коновалов курслар үткәрү урыны буларак Казан очраклы сайланмады, дип белдерде. "Казан - ул тарихи һәм фәнни үзәк, югары мәдәниятле шәһәр. Татарстан башкаласына курслар үткәрү өчен бөтен дөньядан зур белгечләр киләчәк", - диде ул.

Россиянең баш нейрохирургы курслар үткәрү традициягә әйләнде, дип белдерде. Соңгы тапкыр Иркутскида үткәрелгән курсларда Россия, АКШ, Канада, Бразилия, Япония, Франция, Германиядән нейрохирургиянең төрле бүлекләре буенча 300дән артык табиб-белгечләр катнашты. Лекцияләр курсы бигрәк тә яшь нейрохирургларга кызыклы булачак. "Кешеләр мондый курслардан соң үз белгечлекләренә яңача карый башлый, яңа идеяләр пәйда була", - дип искәртте Александр Коновалов.


22
гыйнвар, 2010 ел
җомга
Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Италия эшмәкәрләре делегациясе белән сөйләшүләр алып барды. Италия эшмәкәрләре Татарстан фермерлары белән бергә ТР территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләренең уртак челтәрен булдырырга әзер булуларын белдерде.
РФ Президенты Дмитрий Медведев "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка 2008-2009 елларда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында Россия рәислеген тәэмин итүгә, ШХОда әгъза булып торучы дәүләтләр башлыклары Советы утырышын һәм 2009 елда Екатеринбургта Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай илләренең беренче саммитын әзерләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Татнефть"нең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

22 гыйнварда Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә Россия Федерациясенең сәяси системасын үстерү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышы уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Агачлар сирәгәя, хезмәткәрләр картая, кирәкле орлык күләменең 5 проценты гына әзерләнә. Урманчылык тармагын яктыртып җибәрү өчен тармак вәкилләре инвесторларга өметләнә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегия­сендә әнә шул хакта сүз булды.

Республика урманчыларының җыелышы күңелле вакыйгадан башланды. Тармак хезмәткәрләренә теләсә нинди юллардан йөри алырлык 30 "УАЗ" тапшырдылар. "Татар-Информ" агентлыгы хәбәренә караганда, яңа автомобильләргә зур өметләр баглана. Чөнки "Урманчылык" оешмасы хезмәткәрләренең 1 гыйнвардан яңа вәка­ләтләре барлыкка килде. Моңа кадәр урманчылар хокук бозучыларны тоткарлаганда да үзләре беркетмәләр төзи алмый иде. Хәзер исә аларга закон бозучылар белән турыдан-туры көрәшү хокукы бирелде. Әлеге тантанадан соң коллегиянең рәсми утырышы башланды. Монысында инде күңелсез саннар да, тәнкыйть сүзләре дә җитәрлек ишетелде.

Идел буе федераль округында урнашкан югары уку йортларының (барлыгы 144 дәүләт вузы санала) ректорлары университетлар каршында кече инновацион предприятиеләр булдыру һәм үстерү турында сөйләштеләр. Мәгариф учреждениеләре үзләрендә хуҗалык җәмгыятьләре төзи ала дигән сүз бу. Әлеге хокук аларга узган елның августында ук бирелгән иде инде.

Мәгариф буенча федераль агентлыкның фәнни тикшеренүләр һәм инновацион программалар идарәсе башлыгы урынбасары Елена Попова белдергәнчә, ярты ел эчендә 44 югары уку йортында 116 хуҗалык җәмгыяте оештырылып, 881 эш урыны булдырылган. Яңадан 121 вуз шундый 925 предприятие төзеп, 11 мең кешегә эш урыны тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International