ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханә ачылуына 145 ел тулуга багышланган "Сирәк китаплар коллекциясе дөньясында" күргәзмәсен оештыра.
21 гыйнвар көнне Казан дәүләт университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей базасында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында "Лидерлык нигезләре" программасы буенча лидерлык дәресе үткәрелде. Ачык дәрес рәвешендә барган әлеге үзенчәлекле очрашуга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да килгән иде.

Министр А.Гыйльметдинов башлангычы белән әзерләнгән "Лидерлык нигезләре" мәгариф программасы буенча оештырылып, шушы уку елының беренче көнендә гамәлгә кертелгән лидерлык дәресе хәзерге вакытта республика буенча 29 эксперименталь мәйданчыкта үткәрелә (7-11 класслардан 900ләп укучы җәлеп ителгән). Аларның 24е Казанда, тагын Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Түбән Кама, Аксубай районнарында шундый мәйданчыклар булдырылган. Бүгенге дәрестә исә Казанның шушы 24 мәктәбеннән 4әр укучы чакырылган иде.

Дәрес башында министр шәһәр башлыгын "Лидерлык нигезләре" программасы белән кыскача таныштыргач, ни өчен нәкъ әлеге шәхес чакырылуын аңлатып, ул И.Метшинның биографиясе белән таныштырды, 28 яшендә муниципаль берәмлек башлыгы булып куелганнан соң республикада ышанычны аклаган һәм бүгенгә кадәр аның ирешкән уңышлары белән үзенең чын лидер булуын раслаган кешенең укучы балалар өчен кызыклы булуын басым ясап әйтте.

Укучылар исә үзләренең мәктәпләрендә лидерлык дәресләренең ни рәвешле үткәрелүен видеофильмнар аша да, сүз белән дә аңлатты һәм мондый дәресләрнең үзләре өчен нинди файда китерүен мисалларда күрсәтте. Шулардан, әйтик, социаль приютларга, балалар йортларына һәм хәтта этләр приютларына барып ярдәм кулы сузуның үз "тәме" бар, шул ук вакытта яшьтәшләре арасында лидерлыкка омтылырга нигез бирә, лидерлыкка өйрәнеп була һәм өйрәнергә кирәк, дигән фикердә алар.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы" Законга кул куйды.
21 гыйнвар Казанда КДУ базасында Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының вузлар каршындагы кече инновацион предприятиеләрне үстерү, шулай ук "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль законын эшләү мәсьәләсенә багышланган күчмә утырышы узды.

Форумда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының рәисе, Н.И.Лобачевский исемендәге Нижегородски дәүләт университеты президенты Роман Стронгин, ТР вузларының Ректорлар советы башлыгы, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Искә төшереп үтәбез, Федераль закон нигезендә бюджеттагы вузларга һәм фәнни тикшеренү институтларына инновацион компанияләрне гамәлгә куярга рөхсәт ителә. Вузлар һәм фәнни тикшеренү институтлары базасында оештырылган кече инновацион предприятиеләр уку йортын яңа тәмамлаган студентларны вузларда булдырылган өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирер дип күзалланган иде. Бу законны зур фәнни һәм студентлар үзәкләрендә көткәннәр иде. Әмма күп кенә белгечләр законның эшләнеп бетмәве һәм аны гамәлгә ашыруда туган кыенлыкларны күрсәтте.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә "Россия һәм дөнья: яңа унъеллык чакыруы ("Россия и мир: вызовы нового десятилетия) дигән халыкара конференциядә катнаша. Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе бинасында уза.

Халыкара конференциянең максаты - социаль-икътисади сәясәт приоритетларын ачыклап, аларны гамәли куллану инструметларын эшләү. Конференция дискуссияләр һәм эксперт "түгәрәк өстәл"ләре формасында уза. Аларда катнашучылар ил үсешенең үзәк тенденцияләре хакында фикер алыша, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Конференция эшендә РФ Хөкүмәтенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ Саклык банкы рәисе Герман Греф, Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләре, Россия һәм чит илләрдән консультантлар, тикшеренүчеләр катнаша.

21 гыйнвар көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Композиторлар берлеге әгъзалары белән очрашты.

20
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
20 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән РФ Президенты Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин, Мисыр Президенты Мөхәммәд Хөсни Мөбарәк, Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гөл һәм башка бик күпләр котлады.
20 гыйнвар көнне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгаклары һәм алдагы ел бурычлары буенча киңәйтелгән утырышы булды. ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында министр Валерий Власов рәислегендә үткәрелгән әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов, Россия урман хуҗалыгының бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсенә, урман хуҗалыгы төп регламентларына, ТР Урман планына туры китереп, Татарстан Республикасында 2018 елга кадәр урман хуҗалыгы үсеш стратегиясе эшләнде. Ул исә урман комплексында дәүләти-шәхси куларкадашлыкны үстерүнең концептуаль нигезе булып хезмәт итә һәм башкарма органнар һәм закон чыгару хакимияте органнарының урман комплексын үстерүдә килешеп эшләүләрен тәэмин итә.

20 гыйнвар көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында "2010 елда халыкка бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыру эшләрен оештыру" темасына киңәшмә узды. Анда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Борис Менделевич, республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең баш табиблары катнашты.

Республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ассызыклап үткәнчә, ел саен дәүләт гарантияләре программасы берникадәр үзгәрешләр кичерә. Быел да программа кысаларында яңа юнәлешләр тормышка ашырыла. Кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатыннан, 1 гыйнвардан Республика клиник хастаханәсе һәм 2-нче санлы Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлегендә ике яңа районара бүлек эшли башлады. Аларның һәрберсе 30 койкага исәпләнгән. Быелның 1 октябреннән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә дә шундый бүлек ачу күздә тотыла.

20 гыйнвар көнне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россиядә Швейцариянең "Алкон" компаниясе генераль директоры Александра Третьякова белән очрашты. Очрашуда шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров, "Алкон" компаниясенең хирургия бүлеге җитәкчесе Максим Бальберт катнашты.

"Алкон" дөньяда офтальмология хирургиясе, хирургия кораллары, офтальмологик препаратлар һәм күзләрне карау буенча материалларны җитештерү өлкәсендә лидер булып санала.

Республика клиник офтальмология хастаханәсе белән "Алкон" компаниясе 2003 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Соңгы очрашу вакытында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен дәвам итү хакында сүз алып барыла. Министр Айрат Фәррахов республикада күрсәтелә торган югары технологик медицина ярдәме күләмен арттыру һәм көндәшлеген күтәрү өчен бәяләрне киметү мөһимлеген ассызыклый. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә республика офтальмологиясенә озак вакытка инвестицияләр җәлеп итү, медицинада кулланыла торган материалларга бәяләрне киметү турында килешенә. Бу исә янда калдырылган акчага елга өстәмә 150 операция ясарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына катарактаны дәвалау буенча 1,5 миллион сумга 500гә якын операция ясау мөмкинлеге күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International