ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казан дәүләт медицина академиясе ректорының фәнни эш буенча урынбасары Асия Сафина академиянең чираттагы Гыйльми Совет утырышында, белем бирү йорты оешуына 90 ел тулуга багышлап, яшь галимнәргә иң яхшы эшләре өчен бирелә торган Р.Лурий исемендәге еллык премия булдырырга тәкъдим итте.

28 гыйнвар көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Фәләстин милли администрациясе Башлыгы Мәхмүд Аббас белән очрашуы булып узды.
28 гыйнварда "Ак Барс Металл" ҖЧҖ белән Франциянең "Vernet Behringer" компаниясе арасында бораулау комплексы белән тәэмин итү турындагы килешү имзаланачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1882 елдан бирле металл конструкцияләре җитештерүчеләр өчен җиһазлар чыгаручы "Vernet Behringer" компаниясе бу өлкәдә танылган эксперт буларак билгеле. Компанияне 2004 елдан бирле Паскаль Дени җитәкли.

28 гыйнварда Палестина милли администрациясе Башлыгы Россия ислам институтында булып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов озатып йөрде.

Институтка кергәндә ПМА Башлыгын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин, РИИ ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин каршы алды.

Россия ислам институты белән танышкач, Мәхмүд Аббас РИИ укытучылары һәм студентлары каршында чыгыш ясады. Аннан соң ул Палестинадан килеп Казан вузларында белем алучы студентлар белән очрашты һәм сөйләште.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Давоста 40 нчы Бөтендөнья юбилей форумында катнаша. 28 гыйнвар көнне Хөкүмәт башлыгы эшлекле очрашулар уздырачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Иртән "Киләчәккә караш: кризисның дөнья һәм Россия өчен сабаклары" дигән темага фикер алуда катнашканнан соң, Татарстан Хөкүмәте башлыгының Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе Ли Руогу белән очрашуы планлаштырылган. Көннең беренче яртысында шулай ук "Даймлер АГ" концерны Директорлар советы әгъзасы Андреас Реншлер белән очрашулар да ниятләнә. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Давос форумының пленар утырышларында катнашачак. Алар алга киткән илләрнең үсеше һәм глобаль идарә мәсьәләләренә багышлана.

28 гыйнвар көнне Мәскәүдә РФ Икътисади үсеш министрлыгының эшче төркеме утырышы узачак. Анда Кытай һәм Сингапурның потенциаль инвесторларына тәкъдим ителәчәк төбәк проектлары сайлап алыныр дип көтелә.

27
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
Россия Президенты «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге ФЗ-184 номерлы Федераль законның 18 статьясы һәм «Сәяси партияләр турында» 2001 елның 11 июлендәге ФЗ-95 номерлы Федераль законның 261 статьясы нигезендә Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын, аңа республика Президенты вәкаләтләрен бирү өчен, Татарстан Дәүләт Советы каравына тәкъдим итте.
27 гыйнварда Казанга Палестина милли администрациясе Башлыгы Мәхмүд Аббас килде. Халыкара "Казан" аэропортында Палестина җитәкчесен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
27 гыйнварда петербурглылар һәм шәһәр кунаклары Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгын билгеләде. Санкт-Петербург өчен 27 гыйнвар олы дата. Алтмыш алты ел элек Ленинград фашист камалышыннан азат ителә. Иртүк шәһәр өстеннән биеккә күккә аэростат күтәрелде. Аны урнашкан гадәт буена Петропавловск ныгытмасы пляжыннан очырдылар. Резиналы тукыма һәм 700 литрга якын гель тутырылган аэростат прожекторлар яктысында иртәнге караңгы күк йөзендә дә яхшы күренде. Бу аэростат - Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрне дошман самолетларыннан саклаганга охшаган. Дөрес, аерма бар, хәрбиләр аны шартлагыч водород белән тутырган булган.

ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы делегациясенең АКШка рәсми визиты дәвам итә.

25 гыйнварда республиканың рәсми делегациясе Ак йорт һәм Капитолий калкулыгында берничә әһәмиятле очрашу үткәрде.

АКШ Дәүләт секретаре офисында делегацияне Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Генераль директор урынбасары Д.Рассел әфәнде кабул итте. Ул Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу процессыннан канәгать калуын белдерде. Д.Рассел Хиллари Клинтонның Татарстанга визиты программасын әзерләүдә шәхсән үзе катнашуын ассызыклап үтте. Ф.Мөхәммәтшин АКШ Дәүләт секретаре адресына аның республикага визиты барышында төшерелгән фотосурәтләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International