ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
2010 елда башкалабызда "Эрмитаж-Казан" үзәге ачылуына 5 ел тула. Бу уңайдан үзәк зур чаралар оештырырга ниятли. Бу турыда "Татар-информ"га "Эрмитаж-Казан" үзәге директоры Ольга Пиульская хәбәр итте.

Казанда Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы филиалы 2005 елның 23 августында ачыла. Шул көнне анда "Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән беренче күргәзмә тәкъдим ителә.

Ольга Пиульская сүзләренә караганда, 2010 елның март ахыры-апрель башларында үзәктә Россиядә Франция елына багышланган күргәзмә оештырылачак. "XVII-XVIII гасырларда Франция сәнгате" дип исемләнгән экспозициядә Дәүләт Эрмитажында сакланган, Франция сәнгать осталары эшләгән сәнгать үрнәкләрен күрергә мөмкин булачак. Август аенда Казан Кремлендә урнашкан "Манеж" күргәзмәләр үзәгендә француз модасы тарихына багышланган күчмә күргәзмә белән танышырга була.

Тиздән Казанда яшәүчеләр инглизчә сөйләшә башлаячак. “Казан – 2013” бөтендөнья җәйге универсиадасы дирекциясе укучылар һәм студентларны гына түгел, башкала халкын да инглиз теленә өйрәтмәкче.

Бу эш волонтерлар җилкәсенә йөкләнгән. Казанның берничә мәктәбендә инглиз телендә түгәрәкләр ачу күздә тотыла. Анда теләге булганнарны универсиада департаментлары төзелеше һәм волонтерлар эшенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Оештыручылар әйтүенчә, 2013 елда Казан халкы кунаклар белән инглиз телендә иркенләп аралашачак.

8-22 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале уздырылачак.

Опера фестивале ерак һәм якындагы чит илләрдән (АКШ, Германия, Италия, Украина һ.б.), шулай ук Россиянең иң зур те­атрларыннан (шул исәптән Мария һәм Зур театрлар) кырыктан артыграк мәшһүр артистны җыя­чак.


18
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Финляндия Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 19 урында тора. 2009 елның 9 ае йомгаклары буенча ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме 97 млн. евро тәшкил иткән. Финляндия делегациясенең Татарстанга сәфәре хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә этәргеч бирергә тиеш.

Татарстанга визит белән килгән Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен җитәкчелегендәге делегация белән бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов очрашты. Очрашуда шулай ук Финляндиядәге татар Ислам җәмгыяте рәисе Окан Дахер, Финляндиянең РФ вәкиллегендәге икенче секретарь Сирпа Оксанен, "ТР Энергия саклау технологияләре үзәге" ДУ директоры Евгений Мартынов, "ТР Инвестиция-венчур фонды" директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов, "Химград" ҖЧҖ маркетинг буенча директоры Яна Стоянова һ.б. катнашты.

18 гыйнварда республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә әлеге чараны законнар белән ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Аның әһәмияте хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин инде хәзер үк җитди аңлату эшләрен башларга кирәк, дип ассызыклады.

"Халык санын алуның сроклары республикада муниципаль сайлаулар үткәрү вакыты белән туры килүен исәпкә алып, әлеге эшкә бүгеннән үк керешергә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

18 гыйнвар көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә залында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган хәйрия акциясе узды. ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова Татарстанның картлар йортлары һәм интернатларында яшәүче өлкән кешеләргә һәм инвалидларга Зур бал ярминкәсендә катнашучылардан 2 тонна бал тапшырды.

Дәвалау продуктын тапшыру тантанасында Россия умартачылары ассоциациясе рәисе Сергей Шевченко, "Столбище картлар һәм инвалидлар интернат йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Гөлфия Саматова, "Биектау картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Элеонора Серебрякова, "Алексеевски картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Юрий Фомин, "Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Илшат Камалов, Татарстан һәм Россия умартачылар катнашты.

ТР парламентарийлары мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" президент стратегиясен гамәлгә ашыруда, шулай ук ТРда Укытучы елы кысаларында үткәрелә торган чараларда катнашырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары, парламент секретаре, комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләре катнашты.

Искә төшереп үтәбез, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда Укытучы елы үткәрүгә рәсми старт бирде. Бу ел тармак проблемаларын, шул ук исәптә 2010-2015 елларда мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру юлларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады республика Илбашы.

Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләренә ТРда Укытучы көне старт алу белән бәйле йөкләмәләр бирде. "Депутатлар авылларга барганда бер генә мәктәпкә дә кермичә китәргә тиеш түгел, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. - Шефлыктагы мәгариф учреждениеләре белән эшләүне көчәйтергә кирәк".

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "КАМАЗ-Мастер" командасын һәм барлык камазлыларны "Дакар-2010" раллиенда җиңүләре белән котлап, "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Семен Якубов һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма юллады.
Алманиянең "Айнес Системс" ҖЧҖ "Казан электр техникасы заводы" ААҖ белән уртак венчур проектын гамәлгә ашырырга ниятли. Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яклар бу хактагы килешүне имзаларга җыена.

Әлеге венчур проекты 150 дән 1500 гә кадәр кеше эшләгән сәнәгать предприятиеләре өчен автоматлаштырылган идарә системасын эшләү һәм аны кулланылышка кертү ысулларына кагыла. Аны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе автоматлаштырылган идарә системасы, предприятиене анализлау һәм системаны кулланылышка кертү методикаларын эченә алган продукт булырга тиеш.

Мәгарифне реформалау эшендә Казан алдан баручы ролен башкарырга һәм шәһәр хакимияте республикада мәгарифне реформалау программасы өчен идеяләр чыганагы булырга тиеш, дип саный Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин. Программа әзерләнгән мәлдә, мәгарифкә үзгәрешләр кертүдә кызыклы һәм креатив идеяләр бирү мөмкинлегебез бар, дип, бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә ул, районнарда мәгариф советлары булуны исәпкә алып, район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.

Мәгарифне реформалау программасы республика өчен тузган торакны бетерү, газлаштыру кебек үк колачлы һәм мөһим, әлеге программа исә мәктәпләргә иң сәләтле яшьләрне җәлеп итү, укытучыларны торак белән тәэмин итү һ.б. төр әһәмиятле проблемаларга кагылып, бурычларны комплекслы хәл итәчәк, дип саный мэр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International