ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Якын көннәрдә Воровский урамындагы төзелеп бетмәгән тимер юл вокзалы янында "Мәскәү" станциясен төзү эшләре башланып китәчәк. Станцияне төзү өчен мәйданчык бүлеп бирелгән инде. Бер атнадан соң бу урында тәүге шпунт (булачак станциянең нигез чокыры стенасының бер элементы) кагылачак. Шпунтлар металлдан эшләнгән. Станциянең стенасы да металлдан булачак.
14 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районында эшлекле сәфәрдә булды.
Петербург сынчысы, милләттәшебез Әхнәф Зыякаев бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, иҗат утларында яна. Ул мастерскоенда иртә таңнан төнгә кадәр эшли. Хикмәт шунда, төньяк башкалада патриот- шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак. Һәйкәлнең авторы, әлбәттә, билгеле сынчы, Башкортстан татары Әхнәф Зыякаев. Җәлилгә Санкт-Петербургта һәйкәл ачылу вакыйгасы - тарихи чынбарлыкның тантана итүе булачак. Ни өчен дигәндә, Муса Җәлил Ленинград өлкәсе Волхов фронтында көрәшкән. Шушы җирләрдә каты яраланып пленга эләккән. Ленинградны яклаган батырлар арасында Муса Җәлил якты йолдыз булып балкып тора. Фронтка алынган тәүге чорда Муса артиллерия рядовое. Аннары политсоставның кыска курсларында укып өлкән политрук званиесе ала. 1942 елның мартында Волхов фронтына җибәрелә. 2нче Удар армия каршында басылучы "Отвага" гәзите хәбәрчесе була. Бу армия Ленинград боҗрасын өзү өчен барган яуда аяусыз көрәшә. 2нче Удар армия камалышта кала. Күп сугышчы батырларча һәлак була. Муса Җәлилнең, исә, тиңдәшсез батырлыгын исбатлаган "Моабит дәфтәрләре" генә илгә әйләнеп кайта.


13
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
13 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә 2009 ел нәтиҗәләре буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Попечительләр советы утырышына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" РФ төбәкләре буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт учреждениесе филиаллары арасында беренче урынны яулады.

Россиянең төрле төбәкләрендәге коллегаларыннан аермалы буларак, ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" белгечләре авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә орлыкны язгы-көзге кампаниягә әзерләү, үсемлекләрне чүп үләннәре һәм корткычлардан саклау, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау, ашлыкны эшкәртү һәм башкалар белән бәйле иң зур күләмдә хезмәт күрсәткән. ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" хезмәткәрләре бюджеттан тыш акчаларны да башкаларга караганда күрәк эшләгән.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева журналистлар, нәширләр, полиграфчылар һәм матбугат ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
13 гыйнварда Казанның Офицерлар йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуга багышланган хәйрия марафоны старт ала. Аны "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион эстрада сәнгате фестивален оештыручылар һәм катнашучылар үткәрә.

2010 ел дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында, Россия Кара диңгез флоты хәрби базаларында яшь җырчылар концертлары оештырылачак. Аларны үткәрүдә "Боевые подруги" иҗтимагый оешмасы да катнаша.

12 гыйнвар көнне Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен һәм Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә 288 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Прокуратура хезмәткәрләрен котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар килде.

ТР Прокуроры Кафил Әмиров хезмәттәшләрен котлап, узган ел җиңел булмады, әмма билгеле уңышларга ирештек дип билгеләп үтте. Ул хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. "Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев безнең эшне уңай бәяләде", - дип ассызыклады ул.


12
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
12 гыйнвар көнне Татарстан прокуратурасында Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Узган ел прокуратура өчен дә җиңелләрдән булмады, дип башлады сүзен республика прокуроры Кафил Әмиров. Шуңа да карамастан ТР прокуратурасы хезмәткәрләре яхшы эшләде. Эш нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли, диде прокурор.

Традиция буенча әлеге уңышларга зур өлеш керткән ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләре бүген Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Алдынгыларга ведомство бүләкләрен республика прокуроры һәм аның урынбасарлары тапшырды.

Архивларга мөрәҗәгатьләрнең елдан-ел артуы кадрлар кытлыгы китереп чыгарган. Документлар буенча алынган мөрәҗәгатьләрне вакытында канәгатьләндерү өчен бүген республика архивларына штаттагы хезмәткәрләр җитми. ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документларның үзәк дәүләт архивларына, мәсәлән, тагын 18 әр хезмәткәр таләп ителә. Барлык архивлар буенча таләп ителгән штат берәмлеге саны бүген 50 дән артып китә. "Быел аларда өчәр генә штат берәмлеген булдыруга ирешү дә әйбәт булыр иде", - ди ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов. Идарә җитәкчесе бу проблеманы бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында күтәреп чыкты.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов архивлар штатын 50 кешегә арттырып кына тармак эшчәнлегендә зур үзгәрешләргә өметләнеп булмый, дип саный. Нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешү өчен, ди ул, тармакта системалы үзгәрешләр кирәк. Аның белдерүенчә, мәгълүмат технологияләрен актив куллануга һәм архивларның халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүенә күчү моның чишелеше булырга тиеш.Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Электрон Татарстан" проекты аша тәэмин ителүче бу система архив эшен яхшыртачак. Электрон хезмәтләр күрсәтү мөрәҗәгатьләр белән эшләүне шактыйга тизләтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International