ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстанга танышу сәфәре белән Финляндиянең "Парастек" төзелеш компаниясе вәкилләре килде. Бүген алар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Артур Фатыйхов белән очрашты.

Татарстанда төрле типтагы тиз төзелә торган биналар төзелешенә ихтыяҗ бармы? Компания вәкилләре сәфәрнең максатын әнә шуны өйрәнү дип аңлата. Аларның республика белән кызыксынуын 2013 елда узачак Универсиада да арттырган. "Парастек" компаниясе Россиядә инде 1981 елдан бирле билгеле. "Парастек Бетон" ЯАҖ илдә 1993 елдан эшли. Компаниянең төп эш юнәлешләре җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүдән гыйбарәт. Аның продукциясе төрле типтагы биналар һәм корылмалар төзелешендә файдаланыла. Аерым алганда, сәүдә-күңел ачу, бизнес үзәкләре, склад һәм сәнәгать биналары, паркинглар, торак йортлар, кунакханәләр төзелешендә актив кулланыла.

23 гыйнвар, шимбә көнне, 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында "Лехайм, татары!" дип аталган китап тәкъдим ителәчәк, диелә әлеге оешмадан алынган игъланда.

Китап белән былтыр мәскәүлеләр, иерусалимлылар, урыннарда "Азатлык" радиосы, мәгълүмат агынтлыклары аша киң җәмәгатьчелек танышып өлгергән булса, чират, ниһаять, Казанга да җитте.

Күпьеллык тәнәфестән соң, Стендка ату буенча Ауропа чемпионатын быел кабат Россия кабул итә. Әлеге мәртәбәле ярышлар 25 июньнән 4 июльгә кадәр Югары Ослан районындагы яңа комплекста узачак.

Әзерлекнең барышы белән танышу өчен бүген Казанга рәсми визит белән Ауропа Конфедерациясеннән техник делегат Петрос Киритсис килде. Техник делегатның сәфәр барышында бурычлары стендка ату комплексы, спортчылар һәм кунаклар яшәячәк урыннар белән танышу, оештыру мәсьәләләрен килештерүдән гыйбарәт булачак. Моннан тыш, Петрос Киритсис катнашында 23-25 гыйнвар көннәрендә стендка ату комплексында хөкемдарлар өчен халыкара семинар оештырыла. Анда халыкара хөкемдар сертификаты алуга дәгъва итүче 30 арбитрның катнашуы көтелә (5 се Татарстаннан).

Татарстанга танышу сәфәре белән Финляндиянең "Парастек" төзелеш компаниясе вәкилләре килде. Бүген алар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Артур Фатыйхов белән очрашты.

Татарстанда төрле типтагы тиз төзелә торган биналар төзелешенә ихтыяҗ бармы? Компания вәкилләре сәфәрнең максатын әнә шуны өйрәнү дип аңлата. Аларның республика белән кызыксынуын 2013 елда узачак Универсиада да арттырган. "Парастек" компаниясе Россиядә инде 1981 елдан бирле билгеле. "Парастек Бетон" ЯАҖ илдә 1993 елдан эшли. Компаниянең төп эш юнәлешләре җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүдән гыйбарәт. Аның продукциясе төрле типтагы биналар һәм корылмалар төзелешендә файдаланыла. Аерым алганда, сәүдә-күңел ачу, бизнес үзәкләре, склад һәм сәнәгать биналары, паркинглар, торак йортлар, кунакханәләр төзелешендә актив кулланыла.


19
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Фәләстин автономиясе лидеры Мәхмүд Аббас киләсе атнада Казанга килергә ниятли. Фәләстин башлыгы Татарстан башкаласына Россиягә рәсми визиты кысаларында киләчәк. Фәләстиннең Мәскәүдәге илчесе Фаед Мостафа "Коммерсант"ка биргән интервьюсында белдергәнчә, автономия башлыгы визитының программасы билгеләнгән инде. 25 гыйнварда Аббас әфәнде Сочита РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашачак, аннары Мәскәү һәм Казанда булачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үзенең оператив хезмәт эшчәнлеге буенча алгы позицияләреннән чигенми. Министрлык карамагындагы личный состав белән уңышлы эшләү, алар өчен республикада гамәлдә булган социаль пакет, хезмәттә инновацион технологияләр киң куллану - болар барысы да үзенең уңай нәтиҗәсен бирә һәм аклана да. Билгеле, җитешмәгән яклар һәр өлкәдә, һәр тармакта була, әмма Казанга килгән чит ил инвесторлары Татарстан башкаласын куркынычсыз шәһәр дип таный, билгеле. Моңа алга таба да омтылырга кирәк, чөнки инвестицион җәлеп итүчәнлек бирегә килеп яшәр һәм эшләр өчен зур белгечләрне дә кызыксындыра.

Инде хәбәр ителгәнчә, февраль башында Татарстанга Финляндиянең тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләре делегациясе киләчәк. 40 кешедән торган делегациянең төп өлешен 2 дистәгә якын фин компаниясе вәкилләре тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Кремльдә ТР Президенты белән очрашудан соң Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен хәбәр итте. Әлеге визит кысаларында Казанда Сәүдә һәм икътисади үсеш буенча Татарстан-Финляндия эшче төркеме утырышы да узачак.

Илче белдерүенчә, фин компанияләре, гомумән, Финляндия сәнәгате бүгенге шартларда Россиядә яңа базар, яңа хезмәттәшләр эзли."Моны кризис вакытында эшләп калырга кирәк. Яңа күтәрелеш башлангач бу мөмкинлекне бергәләнеп файдаланып булачак", -ди ул. Аның фикеренчә, соңгы 15-20 ел эчендәге уңай нәтиҗәләр алга таба да тиз үсешкә ирешү өчен оптимистик җирлек бирә.

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында 16 мең кеше җәлеп ителәчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эштә квалификацияле кадрлар сайлауга зур игътибар биреләчәк. Барыннан да элек, алар конфликтка кермәүче һәм изгелек теләүче кешеләр булырга тиеш. Халык санын алучыларның саны 9 меңнән артмаячак. Хәзерге вакытта хезмәткә түләү мәсьәләсе хәл ителә, аның күләме 5,5 мең сум булыр дип көтелә.

Татарстан белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек күләме, аның эчтәлеге тагын да киңәергә тиеш. Бүген Кремльдә Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен белән очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.
19 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга багышланган брифинг булды. Ул 14-25 октябрь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итте журналистларга Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов.

Россиядә халык исәбен соңгы тапкыр моннан 7 ел алдылар. 1989 елдан 2002 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең бары тик 24 субъектында гына (автономияле округларны да кертеп) халык саны артты. Татарстанлылар 137,6 мең кешегә күбәйде. Шул рәвешле, 2002 елда республикада 3779,3 мең кеше яшәде. Халык саны, нигездә, кешеләрнең күчеп килүе хисабына артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International