ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
15 декабрь көнне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндиянең Лахти шәһәре Инновацион-технологик үзәге вәкилләре белән очрашу үтте.
Татарстанның яшь галиме Марат Мөхәммәдьяров Яшьләрнең II Бөтенроссия инновация Конвенты җиңүчесе булды.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Конвентның республика этабына Татарстан яшьләре 47 проект тәкъдим иткән булган. Иң яхшы 3 проект октябрь ахырында Түбән Новгородта округ этабында катнашкан.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Химград" технополисын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. "Идея Капитал" ИК" ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, технополис мәйданына яңа резидентлар килүен дәвам итә, халыкара компанияләр белән планлы сөйләшүләр алып барыла. Аның сүзләренә караганда, якын арада "Химгард" мәйданында энергетика куәтләрен арттыру таләп ителә. Бу технополисның үзен үстерү өчен дә, гамәлдәге производстволарны киңәйтү өчен дә кирәк. Мәсәлән, резидентларның берсе булган "Данафлекс" компаниясе 2010 елда энергия куллануны арттыру зарурлыгын белдергән.

14
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
14 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” (Казан) технополисы үсеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

“УК “Идея Капитал” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов әйтүенчә, технополис мәйданчыгында яңа резидентлар килүе дәвам итә, планлы рәвештә халыкара компанияләр белән сөйләшү эшләре алып барыла.

Альберт Кәримов якын арада “Химград” технополисы мәйданчыгына технополисның үзен үстерү өчен дә, инде булган җитештерүләрне киңәйтү өчен дә энергетик егәрлекләрне арттыру кирәк булачагын әйтте. Аерым алганда, “Данафлекс” компаниясе (“Химград” технополисы резиденты) 2010 елда энергия кулланылышын арттырырга кирәк булачагын әйтте.

14 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
14 декабрьдә "Советский спорт" һәм "Комсомольская правда" газеталары Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештырган "Россиянең алтын командасы" илкүләм премиясенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. Газета укучылар тарафыннан сайлап алынган җиңүчеләрнең исемнәре 14 декабрьдә тантаналы шартларда игълан ителәчәк һәм алар "Россиянең алтын командасы"на керәчәк.

Дәүләт аккредитациясе булган вузларга 2010 елда кабул итү кагыйдәләре һәм имтиханнар исемлеге билгеләнде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бу хактагы боерыклары агымдагы елның 21 һәм 28 октябрь көннәрендә дөнья күргән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган хәбәргә караганда, Россиянең барлык вузлары 2010 елның 1 февраленә кадәр Интернеттагы сайтларында кабул итү кагыйдәләре, лицензия нигезендә әзерлек юнәлешләре турындагы мәгълүмат, шулай ук һәр юнәлеш буенча кабул итү имтиханнары исемлеген урнаштыра. Вуз һәр юнәлеш буенча өч яки дүрт кабул итү имтиханын билгеләргә хокуклы, моңа рус теел һәм профиль имтиханы да керә.

РФ Хөкүмәте 2010 елга һәм 2011-2012 елларның планлы чорына "Россия тимер юллары"ның инвестиция бюджетын белән финанс планын раслады. Инвестиция бюджетында алдагы 3 елга тимер юл инфраструктурасын яңарту һәм үстерүгә 855,4 млрд. сум каралган.

Компаниянең 2010 елда үз проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән финанслары исә 210,5 млрд.сум тәшкил итә. Аерым алганда, инфраструктураны яңартуга (корылмалар төзелеше һәм ремонтлау) 103, 5 млрд. сум, локомотив паркын яңартуга - 37,9 млрд. сум, транспорт юнәлешләре инфраструктурасын үстерү проектларына - 8,3 млрд.сум планлаштырыла. Киләсе елда компаниянең юлларны капиталь ремонтлау программасы бюджеты, агымдагы елга караганда, 36 процентка арттырылачак, дип хәбәр итә "РТЮ"рәсми сайты.


12
декабрь, 2009 ел
шимбә
12 декабрьдә Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводта Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен төзелгән тәүге кораб - "Гепард 3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы булды.

Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен ике "Гепард 3.9" фрегатын төзү хакындагы килешүгә "Рособоронэкспорт" ФДУП тарафыннан 2006 елның 22 декабрендә Ханойда кул куела. Горький исемендәге завод 2007 елның июлендә аны үтәргә керешә, бүген исә ике корабның берсе суга төшерелде.

Казанда ике көн рәттән барган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү белән бәйле утырышларына бүген кич нокта куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International