Казанда ханука шәмнәрен кабыздылар

2009 елның 16 декабре, чәршәмбе
"Казан" милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда ханука шәмнәрен кабызу тантанасы булды.

Урамда бик салкын булуга карамастан, мәйданга Татарстан башкаласы яһүдләр җәмгыятенең берничә дистә вәкиле җыелган иде. Бәйрәмгә җыелган кунаклар өчен хәрби тынлы оркестр уйнады. Милли көйгә балалардан алып өлкән яшьтәгеләрчә биеде.

Бу чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, ТР Еврей милли мәдәни автономиясе президенты Михаил Скоблионок катнашты.

Ицхак Горелик үзенең сәламләү сүзендә бүген мәйданда ханук шәмдәлендә бишенче шәм кабызылачак дип билгеләп үтте. "Бу шәм һәрберебезнең йөрәгендә янарга тиеш. Безнең һәрберебез өйләренә кайткач та, яхшы, җылы һәм якты булсын өчен анда да бу шәмне кабызырга тиеш", - дип белдерде ул.

Раввин сүзләренчә, Ханук үзеңә яхшы булсын өчен генә тырышырга өйрәтми. Әгәр синдә ут бар икән, аны башкаларга да бирергә кирәк. Һәркем шәм кабызып аны башкаларга да бирә икән, шул вакытта безнең дөнья яктырак һәм җылырак булачак.

"Шалом! Гвэратай мэраватай", - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин иврит телендә. "Хәерле кич, чын йөрәктән сезне зур бәйрәмегез белән котлыйм. Мин Казан, Татарстанда яшәүче барлык яһүдләрне һәм башкала кунакларын сәламлим. Безнең яһүд җәмгыяте Россия территориясендә тату җәмгыятьләрнең берсе булуына шатмын. Мин Татарстан һәм Россия территориясендә яшәүче барлык халык башка зур сынаулар үтмәсен дип сорыйм. Һәрберегезнең йортында изгелек, мәхәббәт булсын. Бәйрәм белән!".

Михаил Скоблионок Россия һәм чит илләрнең яһүд оешмалары котлауларын җиткерде.

Бәйрәм кунакларына Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавы да укылды. Аерым алганда, анда "Сезгә сәламәтлек, бәхет, изге һәм яңа башлаган эшләрегездә иминлек һәм уңышлар телим. Ханук шәмнәре киләчәктә дә кешеләрнең йөрәкләрен һәм күңелләрен сүнми торган ут белән тулыландырсын, дини-әхлаки камилләшүгә, изгелеккә һәм чәчәк атуга юл яктыртсын. Татарстан төрле милләт һәм дин вәкилләре белән тату яшәү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү буенча үрнәк булып тора. Татарстанның иудей җәмгыяте киләчәктә дә республиканың күп милләтле халкы бердәмлеген ныгыту буенча бәһәсез өлеш кертер дип ышанам", - диелгән.

Ханук шәмдәлендәге бишенче шәмне Казан мэры Илсур Метшин кабызды, ә калганнарын - Ицхак Горелик. Биш шәм дә яна башлагач, бәйрәм салюты аттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International