"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
«Бүген бик тантаналы, җаваплы көн, безнең эшчәнлектә гади моментлар булмаса да, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Бүген залда шундый актив җыелды, мондый дустанә шартларда эшләве күңелле. Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм туган республикабызга хезмәт итәбез. Нәкъ менә шундый үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә. Минемчә, безгә шундый булып калырга кирәк. Бу җаваплы хезмәттә барыгызга да сәламәтлек телим".