Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2009 ел
җомга
Татарстаннан 120 бала Мәскәүгә Президент чыршысына бара
24 декабрьдә 150 кешедән торган Татарстан делегациясе Мәскәүгә Президент чыршысына бара. Бу бәйрәмгә бөтен илдән 5 меңгә якын бала җыелачак. Россиянең бөтен төбәгеннән балаларны җыя торган традицион Президент чыршысы 26 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда була. Татарстаннан Мәскәүгә 120 укучы (65 кыз һәм 55 малай) һәм 30 озатып йөрүче бара, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Виктор Солосин.
Казанда "Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман" дип аталган Бөтенроссия конференциясе ачылды
11 декабрьдә ТР Мәдәният министрлыгында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, меценат Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 150 ел тулуга багышланган "Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман" дип аталган Бөтенроссия конференциясе ачылды.
Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды
11 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Венециядә ТР ның икътисади һәм инновацион мөмкинлекләре тәкъдим ителде
Бу көннәрдә Венециядә сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышы уза. Россия делегациясе составында аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнаша. Бүген нанотехнологияләргә багышланган "түгәрәк өстәл" утыршында Татарстанның икътисади мөмкинлекләре, республикада инновацион эшчәнлеккә дәүләт ярдәме буенча күрелә торган чаралар тәкъдим ителде.
10
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
М.Шәймиев:"Көндәшлеккә сәләтле татарстанлылар республиканың көндәшлеккә сәләтен билгели"
Казанда "Без булдырабыз!"дигән Татарстан яшьләре форумы ачылды. Форум ачылышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Бөтендөнья банкы вәкилләре "Идея" технопаркында булды
7-11 декабрьдә Бөтендөнья банкының консультация төркеме вәкилләре Татарстанның инновацион эшчәнлек субъектлары белән очрашулар үткәрә. 9 декабрьдә абруйлы халыкара финанс оешмасы вәкилләре "Идея" технопаркы резидентлары белән очрашты. Очрашуда "Модуль-инжиниринг сервис" ҖЧҖнең генераль директоры С.Паршин, "Техномир" үзәге коммерция директоры А.Мамедов, "Активные Системы" ҖЧҖнең техник директоры А.Щукин, "ГКС-Наука" директоры В.Проккоев, метрология үзәге директоры В.Фафурин һәм "ТР Лазер үзәге" ҖЧҖ директоры Н.Насонов катнашты.
МИЗ белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча ТИ вәкилләре киңәшмәдә катнаша
Дубнада РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина махсус икътисади зона резидентлары белән очрашулар һәм киңәшмәләр үткәрде. Анда МИЗ белән идарә итү һәм үстерү мәсьәләләре, шулай ук резидентларның проектларын финанслау буенча фикер алыштылар. Чарада Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча территориаль идарәсе һәм "Алабуга" МИЗ компания-резидентлары вәкилләре катнашты.
9
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Быелның ун аенда Казанда 12 меңән артык сабый туган
Быелның ун аенда Казанда 12 мең 369 сабый туган. Үлүчеләр исә 4 процентка кимрәк. Социологлар фикеренчә, мондый хәл башкалада соңгы 18 елда тәүге тапкыр күзәтелә. Былтыр Казанда 13 мең 850 бала туса, 14 мең 400 кеше үлгән. Чагыштыру өчен, быел Самарада якты дөньяга 5 мең 808 сабый килгән, шул ук вакытта 9 мең 960 кеше бакый дөньяга күчкән. Түбән Новгородта әлеге күрсәткечләр 6 мең 366 һәм 9 мең 960 кеше тәшкил иткән.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак
11 һәм 12 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырыш узачак. Әлеге чара кысаларында башкарма комитет һәм Бөтендөнья башкорт корылтае президиумының уртак җыелышы да булыр ди көтелә.
Татарстанда донорларны котлаячаклар
10-11 декабрь көннәрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Росплазма" федераль дәүләт учреждениесе Татарстанның иң яхшы донорларын котлау чараларын уздыра. Бу чаралар кысаларында 10 декабрьдә "Татмедиа" агентлыгында "2009 елда Татарстанда донорлыкны үстерү нәтиҗәләре" темасына матбугат конференциясе узачак. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, "Росплазма" учреждениесе җитәкчелеге катнашыр дип көтелә.
11 декабрьдә "Ак Барс" мәдәният үзәгендә елга иң күп плазма һәм кан тапшыручыларны котлау тантанасы оештырыла. Бәйрәмгә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Казан башлыгы Илсур Метшин, шәһәр һәм районнар хакимиятләре башлыклары, "Росплазма" учреждениесе җитәкчелеге, табиблар, иҗтимагый оешмалар һәм дини конфессияләр вәкилләре чакырыла.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз