ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
8 декабрьдә республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.

"Якындагы ике елда үз тормышыгызны безнең республика эшчәнлегенә багышлавыбызга шатбыз", - диде Дәүләт Советы Рәисе чит ил дипломантын сәламләп. Әхмәт Тута үз чиратында Казанга килгәннән бирле үзен өендәге кебек хис итүен белдерде. Ул шулай ук шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татарстан Президентына рәсми тәкъдим ителүе турында белдерде. "Безнең очрашу дустанә шартларда узды. Республика Илбашы барлык инициативаларга да теләктәшлек белдерергә вәгъдә итте. Миннән торганның мин барысын да эшләргә тырышачакмын", - дип белдерде Төркиянең генераль консулы.

Очрашу вакытында шулай ук сәүдә-икътисади хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар. Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Төркия ТРның сәүдә партнерлары арасында лидерлык позициясен били. Фәрит Мөхәммәтшин чит ил дипломантына Татарстанда эшләү вакытында "КАМАЗ", "Түбән Кама Нефтехим" һәм "Алабуга" махсус икътисади зона кебек куәтле сәнәгать узеллары белән якынрак танышу өчен республиканың зур шәһәр һәм районнары белән танышырга тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү һәм Төркия белән Татарстан арасында парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгытырга кирәклеген билгеләп үтте.

9 декабрь – Ватаныбыз геройлары көне. Бу уңайдан редакциябезгә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовтан котлау килде.

8
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
8 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Саба һәм Арча муниципаль районнарына сәфәр кылды. Саба районында аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде.
8 декабрьдә Казан Кремленда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Шушы мактаулы эшне башкарырга - фән, мәгариф һәм мәдәният-сәнгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, төзелеш, энергетика, хокук яклау һ.б. төрле тармакларда хезмәтләре белән республика үсешенә керткән өлешләре буенча аерылып торганнарга дәүләт бүләкләрен тапшырырга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып, быел республика тормышы торышына күзәтү ясады.

Ел авыр булды, дип бәяләде Ф.Мөхәммәтшин. Дөньякүләм финанс-икътисади кризисы Татарстан икътисадына да җитди йогынты ясады, чөнки Татарстан - сәнәгать куәте зур булган республика: 60 проценттан артык продукциясен дөнья базарына чыгара. Финанс кризисы вакытында кулланучыларның ихтыяҗы кимүе табигый, шуның нәтиҗәсендә, бездә җитештерелгән продукциягә бәяләрнең түбән тәгәрәве күзәтелде, шуңа өстәп, нефтькә бәя төште һәм болар барысы да бюджетка керәсе акчада, ә рубль белән долларның курс аермалылыгы республиканың гына түгел, илнең бик күп предприятиеләрендә чагылыш тапты, дип шәрехләде ул.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Россия делегациясе составында сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышында катнашачак. Министрлыктан алынган хәбәрләргә караганда, утырыш 10-11 декабрь көннәрендә Венециядә узачак. Аның эшендә ике илнең төбәкләре, компанияләре, дәүләт учреждениеләре, банклары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Россия-Италия эшче төркеме икътисад, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия берлеге кысаларында эшли. Аның утырышларын катнашучылар саны һәм анда яңгыраучы чыгышларның характеры буенча мәртәбәле икътисади форумга тиңләргә була.Утырышлар елга ике тапкыр Россиядә һәм Италиядә уздырыла. Билгеле булганча, аның 7 нче утырышы 2005 елның маенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә үткән иде. Ул чакта Италия компанияләре вәкилләренә Түбән Кама сәнәгать округы, республиканың инвестиция проектлары тәкъдим ителде. Утырыш кысаларында "Түбән Кама нефтехим", "АлАЗ" җәмгыятьләре белән Италиянең "Текимонт", "Баллестра" компанияләре арасында химия һәм машина төзелеше җиһазлары кайтару буенча 30 млн. долларлык килешүләр имзаланган иде.

8 декабрьдә Казанда нанотехнологияләр буенча беренче масштаблы форум эшли башлады. "Казан ярминкәсе"ндә оештырылган бу чара "Сәнәгатьтә нанотехнологияләр" дигән X халыкара конференцияне һәм "Нанотехнологияләр. Казан 2009" дигән беренче махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала. Бүген күргәзмәләр үзәгендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, "РОСНАНО" корпорациясенең федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән элемтәләр дирекциясе җитәкчесе Дмитрий Криницкий катнашында форумны ачу тантанасы узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр Геннадий Емельянов рәислегендә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
9 декабрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина юбилее уңаеннан "Тормыш, Язмыш, Мәхәббәт..." дип исемләнгән кичә узачак.
ТР Мөслимәләр берлеге ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Ислам университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында "Хәерле бала - 2009" бәйгесен уздыра.

Бәйгенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, "Хәерле бала - 2009"ны 20 декабрьдә Россия Ислам университетында үткәрү көтелә.

8 декабрдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Саба һәм Арча районнарына эш сәфәре кыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International