ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Франция һәм Сенегал предприятиеләре "Татэлектромаш" ААҖ җитештергән КЗС-812 комбайннары һәм "Агромастер" компаниясенең авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алу белән кызыксына.

14
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Ноябрьдә Казанда "Метроэлектротранс" МУП акчасына төзелгән заманча автодром пәйда булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең генераль директоры Асфан Галявов белдерде.
19 сентябрьдә Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Инвесторларның предприятиеләре казанлыларга сөт, ит, яшелчә, бәрәңге, бал, ашлык һәм башка тауарлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
8-11 сентябрьдә Эквадорның Кито шәһәрендә уздырылган Бөтендөнья Мирас Шәһәрләр Оешмасының (Организация Городов Всемирного Наследия) конгрессында Казан мэры дөньяның танылган борынгы дистәләрчә шәһәрләре башлыклары арасында оешманың Директорлар советы составына (ул 8 мэрдан тора) янә сайлап куелган. "Тыйнаклыкны бер якка куеп, без, тагын 3 шәһәр белән берлектә, президентлыкка да тәкъдим ясадык, Голландияне алга уздырып, II урынга лаек дип табылдык", - дип Казан мэры Илсур Метшин, шул рәвешле, 2007 елда яулаган әлеге оешманың вице-президенты дәрәҗәсен (сайлау 2 елга бер үткәрелә) саклап калуы хакында бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә игълан итте.
Һәр терлек башына 19,1 центнер азык әзерләнгән, узган ел бу күрсәткеч 22 центнер тәшкил иткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм көндәшлелекне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә өлеш керткән өчен РФ монополиягә каршы Федераль хезмәтнең мактаулы грамотасы белән бүләкләнде.
14 сентябрь Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә кан тамырлары хирургиясе бүлеге башлыгы Игорь Игнатьев җитәкчелегендә ике чиратсыз операция ясала.

13
сентябрь, 2009 ел
якшәмбе
13 сентябрьдә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта беренче «Ефәк юлы» ралли-рейды тәмамланды. Ярышта йөк машиналары арасында «КАМАЗ-мастер» командасының Фирдәвес Кәбиров җитәкчелегенедәге экипажы җиңеп чыкты.

11
сентябрь, 2009 ел
җомга
Республика конкурсында җиңүче дип дизайнер Елена Тюрина табылган
Этапта икенче тапкыр Владимир Чагин җиңде, бүген Фирдәүс Кәбиров икенче урынны Эдуард Николаевка оттырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International