ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
16 сентябрь көнне яңа уку елында Казанның башкарма комитетында Татарстан югары уку йортларының ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча ректор урынбасарларының Координация советының беренче утырышы була. Көн үзәгенә балалар һәм яшьләр оешмалары лидерлары арасында үткәрелә торган "Вверх!" республика конкурсына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләсе куелган.
17 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Казанда Мәүлетов ур., 48 нче йорт адресы буенча "Шәһәр стоматологиясе" ААҖнең балалар стоматологиясе комплексын ачу тантанасы булачак.

15
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Кагогин һәм "Ефәк юлы" проекты җитәкчесе, "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Семен Якупов адресына котлау телеграммасы юллады. Бу хакта республика Илбашының матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 сентябрьдә Иваново шәһәреннән мәгариф эшләре буенча Казанга килгән делегация Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин белән очрашып, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе һәм яңа ачылган 33 нче мәктәптә булды.
"Татар тарихына кагылышлы чыганакларны ачыклау, аларның сакланган урыны турында мәгълүмат банкын төзү - заман таләбе. Әлеге документлар кайда гына булса да, без аларны милли архивта тупларга тиешбез. Чөнки бу татар халкы тарихы белән кызыксынган студентлар һәм галимнәр өчен бик кирәк", - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимов.
Төркия Дин эшләре министрлыгы каршындагы коръән-хафизларны укыту буенча үзәк директоры Еген Усманның Татарстанга визиты дәвам итә. Изге китапны яхшы белүче республика мөселманнарның дини тормышы белән таныша.
Якындагы якшәмбедә - 20 сентябрьдә - Бөтенроссия йөгерү көнендә "Татарстан кроссы"на 10 меңгә якын казанлы чыгачак. Ә башка республикалылар өчен "Татарстан кроссы" кысаларында ярышлар оештырылачак.
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясе көзге ярминкәләре 19 һәм 26 сентябрьдә, 3 һәм 17 октябрь көннәрендә зур күләмле итеп үткәреләчәк. Шулай ук атнаның башка көннәрендә дә авыл хезмәтчәннәре җитештергән азык-төлек шәһәр базарларына сатуга чыгарылачак. Былтыр көзге ярминкәләр ноябрь урталарына кадәр дәвам итүен, Казанда 700 млн. сумлык, республиканың башка шәһәрләрендә 1 млрд. сумлык продукция сатылуын исәпкә алып, югарыда әйтелгән шимбә көннәреннән калган ялларда да ярминкәләр оештырылачак һәм болар халык ихтыяҗына карап билгеләнәчәк.
Бездәге кайсы оешмаларга инвестицияләр кертергә мөмкин булуын кичә Европа бизнесы ассоциация­се вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Әлеге ассоциация 1995 елдан бирле эшли һәм 600гә якын компания, банкны берләштерә. Аны Рос­сиядә "Европа бизнесы тавышы" дип тә йөртәләр.
Республикада тәмәке тартуны чикләмәкчеләр. Казан мэры Илсур Метшин фикеренчә, Шәһәр Думасы җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуны тыя торган закон проекты тәкъдим итсә, Татарстанны Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплаячаклар. Чөнки безнең илдә әлеге афәт куркыныч төсмер алган. Россиялеләрнең һәр өченчесе тәмәке тарта, ди белгечләр. Никотин белән агулану аркасында 80 секунд саен бер кешенең гомере өзелә икән. Тәмәке пыскытучылар уртача 6 елга кимрәк яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International