ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясе көзге ярминкәләре 19 һәм 26 сентябрьдә, 3 һәм 17 октябрь көннәрендә зур күләмле итеп үткәреләчәк. Шулай ук атнаның башка көннәрендә дә авыл хезмәтчәннәре җитештергән азык-төлек шәһәр базарларына сатуга чыгарылачак. Былтыр көзге ярминкәләр ноябрь урталарына кадәр дәвам итүен, Казанда 700 млн. сумлык, республиканың башка шәһәрләрендә 1 млрд. сумлык продукция сатылуын исәпкә алып, югарыда әйтелгән шимбә көннәреннән калган ялларда да ярминкәләр оештырылачак һәм болар халык ихтыяҗына карап билгеләнәчәк.
Бездәге кайсы оешмаларга инвестицияләр кертергә мөмкин булуын кичә Европа бизнесы ассоциация­се вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Әлеге ассоциация 1995 елдан бирле эшли һәм 600гә якын компания, банкны берләштерә. Аны Рос­сиядә "Европа бизнесы тавышы" дип тә йөртәләр.
Республикада тәмәке тартуны чикләмәкчеләр. Казан мэры Илсур Метшин фикеренчә, Шәһәр Думасы җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуны тыя торган закон проекты тәкъдим итсә, Татарстанны Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплаячаклар. Чөнки безнең илдә әлеге афәт куркыныч төсмер алган. Россиялеләрнең һәр өченчесе тәмәке тарта, ди белгечләр. Никотин белән агулану аркасында 80 секунд саен бер кешенең гомере өзелә икән. Тәмәке пыскытучылар уртача 6 елга кимрәк яши.
Франция һәм Сенегал предприятиеләре "Татэлектромаш" ААҖ җитештергән КЗС-812 комбайннары һәм "Агромастер" компаниясенең авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алу белән кызыксына.

14
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Ноябрьдә Казанда "Метроэлектротранс" МУП акчасына төзелгән заманча автодром пәйда булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең генераль директоры Асфан Галявов белдерде.
19 сентябрьдә Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Инвесторларның предприятиеләре казанлыларга сөт, ит, яшелчә, бәрәңге, бал, ашлык һәм башка тауарлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
8-11 сентябрьдә Эквадорның Кито шәһәрендә уздырылган Бөтендөнья Мирас Шәһәрләр Оешмасының (Организация Городов Всемирного Наследия) конгрессында Казан мэры дөньяның танылган борынгы дистәләрчә шәһәрләре башлыклары арасында оешманың Директорлар советы составына (ул 8 мэрдан тора) янә сайлап куелган. "Тыйнаклыкны бер якка куеп, без, тагын 3 шәһәр белән берлектә, президентлыкка да тәкъдим ясадык, Голландияне алга уздырып, II урынга лаек дип табылдык", - дип Казан мэры Илсур Метшин, шул рәвешле, 2007 елда яулаган әлеге оешманың вице-президенты дәрәҗәсен (сайлау 2 елга бер үткәрелә) саклап калуы хакында бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә игълан итте.
Һәр терлек башына 19,1 центнер азык әзерләнгән, узган ел бу күрсәткеч 22 центнер тәшкил иткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм көндәшлелекне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә өлеш керткән өчен РФ монополиягә каршы Федераль хезмәтнең мактаулы грамотасы белән бүләкләнде.
14 сентябрь Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә кан тамырлары хирургиясе бүлеге башлыгы Игорь Игнатьев җитәкчелегендә ике чиратсыз операция ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International