ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Алабугада Суворов училищесы ачылды. Ул каладагы милиция мәктәбе базасында эшли башлады. Биредә 8 сыйныф тәмамлаган 100 укучы белем алачак.

19
сентябрь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

18
сентябрь, 2009 ел
җомга
Казанлылар исеменә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аша Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшиннан җибәрелгән мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар.
18 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кировта узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте Закон чыгаручылар ассоциациясенең XXI утырышында катнаша.
Тиздән Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен ярминкәләр үткәрелә. Шәһәрдә ярминкәләр ял көннәрендә эшләячәк. 19 сентябрьдә ярминкәләр Мәскәү, Вахитов, Совет, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында узачак.

17
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган ифтар мәҗлесенә ватандашлар һәм Төркия Республикасы вузларында укучы Татарстан студентлары җыелды. Ифтар мәҗлесен Казан татарларының "Идел Урал" Мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте белән ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге яклавында "Татарстан" сәүдә йорты оештырды.
"Безнең алда бик күп эшләр тора", - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, көзге сессия вакытында бик актив эшләү зарурлыгын ассызыклап. Депутатларга яңа законнар эшләү өстенә, халыкны борчыган проблемаларны чишү белән дә шөгыльләнергә туры киләчәк.
Дәүләт академия Кече театры Казанга үз репертуары белән килде. Бу хакта бүген театрның сәнгать җитәкчесе, СССР халык артисты Юрий Соломин Татарстан башкаласына килгәч тә белдерде.
ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы 24 сентябрьдә Казанда чакырылачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР мөфтие, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаки рәислегендәге Татарстан делегациясе 24 сентябрьдә Мәскәүдә узачак "Россия һәм ислам дөньясы" конференциясендә катнашырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International