Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
21
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Казандагы ярминкәләрнең беренчесендә 40 млн. сумлык 2,5 мең тонна продукция сатылган
Республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казандагы зур ярминкәләрнең беренчесенә 600 йөк машинасында 1,5 мең тонна бәрәңге һәм 700 тонна төрле яшелчә, 80 тонна ит һәм ит продуктлары китерегән булган. 19 сентябрь көнне барлыгы 40 млн. сумлык 2,5 мең тонна төрле продукция сатылган. Алга авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә 17 октябрьгә кадәр һәр шимбәдә уздырылачак, былтыргы кебек үк, мондый төр сәүдә аннан соң да дәвам итәр дип көтелә. Чөнки узган елны 20 сентябрьдән ноябрь башына кадәр сузылган ярминкәдә 250 млн. сумлык 18 мең тонна продукция сатылган булган.
Суворовчылар Алабугада да бар
Алабугада Суворов училищесы ачылды. Ул каладагы милиция мәктәбе базасында эшли башлады. Биредә 8 сыйныф тәмамлаган 100 укучы белем алачак.
19
сентябрь, 2009 ел
шимбә
Ураза бәйрәме котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате
18
сентябрь, 2009 ел
җомга
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шәһәр мөселманнарын котлый
Казанлылар исеменә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аша Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшиннан җибәрелгән мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар.
Фәрит Мөхәммәтшин ИФО Закон чыгаручылар Ассоциациясе утырышында катнаша
18 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кировта узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте Закон чыгаручылар ассоциациясенең XXI утырышында катнаша.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Тиздән Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен ярминкәләр үткәрелә. Шәһәрдә ярминкәләр ял көннәрендә эшләячәк. 19 сентябрьдә ярминкәләр Мәскәү, Вахитов, Совет, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында узачак.
17
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Төркиядә ватандашлар һәм Татарстан студентлары өчен ифтар мәҗлесе булды
Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган ифтар мәҗлесенә ватандашлар һәм Төркия Республикасы вузларында укучы Татарстан студентлары җыелды. Ифтар мәҗлесен Казан татарларының "Идел Урал" Мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте белән ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге яклавында "Татарстан" сәүдә йорты оештырды.
Фәрит Мөхәммәтшин: "ТР Хөкүмәтеннән нинди бюджет килүе безне бик дулкынландыра"
"Безнең алда бик күп эшләр тора", - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, көзге сессия вакытында бик актив эшләү зарурлыгын ассызыклап. Депутатларга яңа законнар эшләү өстенә, халыкны борчыган проблемаларны чишү белән дә шөгыльләнергә туры киләчәк.
Юрий Соломин: "Казанга иң яхшы репертуарны алып килдек"
Дәүләт академия Кече театры Казанга үз репертуары белән килде. Бу хакта бүген театрның сәнгать җитәкчесе, СССР халык артисты Юрий Соломин Татарстан башкаласына килгәч тә белдерде.
ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы 24 сентябрьдә чакырыла
ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы 24 сентябрьдә Казанда чакырылачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган Президиум утырышында хәбәр ителде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз