ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
22 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" ндә "Көзге төзелеш форумы" эшли башлый. Үз составында "Биналарның һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре", "Торак" һәм "Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе" күрәзмәләрен берләштергән бу форум төзелеш базарында катнашучылар өчен бердәм нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданы булып хезмәт итә. Анда берьюлы төзелеш циклының барлык этаплары тәкъдим ителә, бу тармакта эшләүчеләргә продукцияне базарга чыгу механизмнары эшләнә.
24 сентябрьдә Казанның "КАИ Олимп" мәдәни-спорт комплексында донорлар өчен "Донор тәвәккәл, оста һәм көчле!" исемле спорт бәйрәме уздырыла. Аны "Росплазма" федераль дәүләт учреждениесенең Казандагы филиалы оештыра.
22 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас муниципаль районына сәфәр кыла. Республика парламенты башлыгы кече хуҗалыкларның үсешенә һәм авыл халкының эш активлыгын күтәрүгә багышланган зона киңәшмәсе үткәрә. Киңәшмә башланганчы Тукай, Екатериновка, Красный Вал, шулай ук Болгар шәһәрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр субъектларында булу планлаштырылган.
22 сентябрьдә Мәскәүнең "Крокус Экспо" үзәгендә Туристлык бизнесы профессионалларының халыкара көзге атнасы (MATIW) ачыла. Туристлык бизнесы атнасы XV традицион Халыкара туристлык күргәзмәсен, эшлекле туризм һәм корпоратив чаралар буенча конференцияне, эксклюзив туризм күргәзмәсен үз эченә ала. Күргәзмәләрдә дөньяның 113 иленнән 1100 компания катнашырга теләк белдергән. Татарстан бу мәртәбәле чарада тугызынчы тапкыр катнаша.

21
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында узган тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары форумында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тарих һәм җәмгыять белемен укытудагы проблемаларны хәл итү мәсьәләләренә тукталды.
Соңгы вакытта Татарстан башкаласында тәүлекнең уртача җылылыгы 8-10 градустан артмаганга, бүген мэр Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә социаль учреждениеләргә, аерым алганда мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм медицина учреждениеләренә, җылылык җибәрү турында күрсәтмә бирде. Норматив буенча, җылыту сезонын башлар өчен әйләнә-тирәнең температурасы 5 тәүлек буена 8 градус җылыдан күтәрелмәскә тиеш. Узган елны җылыту сезоны исә 15 сентябрьдә башланып киткән иде.
Глобаль виртуаль дөньяның киң мәгълүмат челтәрендә Татарстан һәм татар мәдәниятенә багышланган яңа портал туды. www.culture.tatar.ru адресы буенча урнашкан портал "Татарстан Республикасы мәдәнияте" исемендә чыга. Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында порталны тәкъдир итүдә ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, ТР мәгълүмат технологияләре Үзәге генераль директоры Николай Никифоров, порталны ясаучы компания вәкиле Анна Устиновская катнаштылар.
Бүгенге көндә Татарстанда "Сәламәтлек" милли проектының 16 юнәлешен тормышка ашыру белән беррәттән, өч яңа юнәлеш буенча эш алып барыла. Алар - сәламәт яшәү рәвешен булдыру, кан тапшыру һәм әзерләү хезмәтен камилләштерү, М7 федераль юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә зарарланган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү. Әлеге өч проектны гамәлгә ашыруга Татарстан 500 миллион сумга якын акча алачак. Барлыгы 2009 елда федераль бюджеттан безгә 2,4 миллиард сум акча күчерү планлаштырыла", - дип белдерде бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында үткән, республикабызда "Сәламәтлек" өстенлекле проектын тормышка ашыруга һәм югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә багышланган утырышта.
21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы уза. Анда Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнаша.
20 сентябрьдә ил күләмендә, Бөтенроссия йөгерү көненә багышлап, чабыш буенча "Миллләтләр кроссы" үткәрелде. Россия Федерациясенең 63 шәһәре арасында уздырылган әлеге күләмле чарада Татарстаннан фәкать Казан гына катнашты һәм, 21,5 меңнән артык кеше җыеп, шәһәрләр арасында иң күп кеше җыя алды.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең "аппарат киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин әнә шулай дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International