ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
24 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында торган бурычларга тукталды. Аның сүзләренчә, икътисад һәм социаль мәсьәләләр белән бәйле закон проектлары парламент өчен бик әһәмиятле булып тора.
Казан "Россия - спорт державасы" форумын даими үткәрү урыны булырга мөмкин. Кичә Мәскәүдә Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко форумны оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.
24 сентябрьдә "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының күчмә утырышы башлана. Совет утырышында республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең балалар оешмаларыннан барлыгы 130 вәкил катнаша.

23
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 2009 елның 28 августында имзаланган карары нигезендә РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең яңа составы расланды. Комиссия составына федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәк башлыклары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертелгән.
23 сентябрьдә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Швейцариянең "Clariant" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда әлеге халыкара компниянең инновацияле производствосын Татарстанга урнаштыру мөмкинлекләре каралды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Киләсе елда "Французский язык" газетасына 10 ел тула. Шул уңайдан газета редакциясе укучылар өчен кызыклы басмалар һәм сюрпризлар әзерли.
ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы иртәгә -24 сентябрьдә Казанда чакырылачак. Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгару көтелә, аның 22е - Татарстан Республикасы закон проектлары, 11е - федераль закон проектлары, РФ субъектлары закон чыгару органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре.
Уфада "Уралстройиндустрия-2009" дип аталган XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлады. Әлеге күргәзмә Башкортстанда даими оештырыла һәм анда күп төбәкләрдән вәкилләр катнаша. Быел да бу чарага Россиянең 18 төбәгеннән 120дән артык ширкәтнең вәкилләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итүчеләр килде.

22
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Татарстанда узачак "Алтын минбәр" V Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан конкурска Казанның кино студиясендә режиссер Рамил Төхвәтуллин тарафыннан төшерелгән "Бөркетләр" фильмын тәкъдим итәчәк. Бәйгедән тыш кино сөючеләргә Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршин җир" әсәре буенча яңа төшерелгән "Бибинур" фильмы күрсәтеләчәк. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республикабызның вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
22 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Казанда 22-25 октябрьдә "Россия - спорт державасы" I бөтенроссия форумына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Казанда "Россия - спорт державасы" форумында 3,5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында Россия, якын һәм ерак чит илләр спортчылары, тренерлары булачак. Форум федераль һәм республика бюджетларыннан финансланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International