ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2009 ел
җомга
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуда алар яшәгән йортларга янкормалар төзү дә ярдәмгә киләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференциядә сүз булды. Ветераннарны уңайлы торак белән тәэмин итү анда күтәрелгән төп темаларның берсе иде.
Алабуга районының Хлыстово авылында спорт комплексы пәйда булачак. Хәзер төзүчеләр бетон нигез салырга кереште, ел ахырына кадәр стеналарын өяргә, конструкцияләр урнаштырырга һәм объектны файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Россия ислам университеты Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы эгидасы белән берлектә Казанда агымдагы елның 28 сентябрендә "Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздыра. Җыен эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә башкалабызның "КАИ Олимп" мәдәни-спорт комплексында "Донор тәвәккәл, оста һәм көчле!" исемле спорт бәйрәме уздырылды.
Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, шулай ук Төмән өлкәсенең Түбән Тәүдә, Ялутор һәм Яркәү районнарында "Түгәрәк уен" дип исемләнгән II Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивале ачылды.
Казанның танылган скульпторы Игорь Башмаков чираттагы эшен төгәлләп килә. Озакламый Казан үзәгендә (Бауман һәм Муса Җәлил урамнары чаты) Казан мәчесе мәңгеләштереләчәк. И.Башмаков башкалабыз үзәгендә – (Боҗрада) сәгать, "Бауман урамында – "Су анасы" һәм "Бакалар" фонтаннары, иске ипподром капкасы төбендәге очып баручы Тулпар ат, Раифа манараларының берсендәге фәрештә авторы буларак мәгълүм.
Кичә башкалабызның Ратуша бинасында Россия II технологик туры ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Европа Технологик тур ассоциациясе президенты Свен ­Лингъярд, Россия Технологик тур ассоциациясе президенты Константин Фокин катнашты.

24
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
24 сентябрьдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Всемирный ОРТ" (World ORT) ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашу мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында "Туполев" ААҖнең яңа президенты Александр Бобрышев һәм "Туполев" ААҖнең генераль конструкторы Игорь Шевчукны кабул итте.

Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм "Туполев" ААҖ президенты Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе ААҖ өчен заказларны арттыру мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, ТР Хөкүмәте җитәкчесе һәм "Туполев" ААҖ президенты Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен перспективалы продукция үзләштерү өчен техник җиһазлау мәсьәләләрен дә кузгаттылар.
24 сентябрь ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе һәм "Яңа гасыр телерадиокомпаниясе" депутатлары төркеменең уртак җыелышында республика парламентының "бердәмроссиялеләр" фракциясе составында "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыру турында карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе һәм "Яңа гасыр телерадиокомпаниясе" депутатлары төркеменең уртак җыелышы ТР Дәүләт Советының 5 утырышы башланыр алдыннан булды. Җыелышта катнашучыларга "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәясәт советы секретаре урынбасары Римма Ратникова мөрәҗәгать итте. Ул 4 нче чакырылыш республика парламентына 14 хатын-кыз сайлануын искә төшереп үтте.

Аның сүзләренчә, Татарстан парламентының хатын-кыз депутатлары бу өлкәләрдә дәүләт сәясәтен формалаштыруга хатын-кызлар йогынтысын көчәйтү максаты белән "Бердәм Россия" фракциясе составында үз берләшмәләрен оештыру турында белдерделәр, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International