Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Һиндстан һәм ТР хезмәттәшлеге перспектив юнәлешләренең берсе- югары технологияләр эшләү
Россиядә Һиндстан елы кысаларында Мәскәүдә сәүдә һәм инвестицияләр буенча III Россия-Һиндстан форумы узды. Пленар утырыш ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре, проектлары, перспективаларына багышланган иде.
Икътисад министрлыгында авыл яшьләре белән эшләү программасы проекты каралачак
30 сентябрьдә ТР Икътисад министрлыгында чираттагы коллегия утырышы узачак. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән. Аерым алганда, Сәнәгать һәм сәүдә, Урман хуҗалыгы минисрлыкларының эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча хисабы тыңланачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге хакында доклад тыңланып, муниципалитетларда авыл яшьләре белән эшләү программасы проекты хакында фикер алышу узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ф.Мөхәммәтшин Алабуга районына эшлекле сәфәр кыла
30 сентябрьдә Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен уздыра.
30 сентябрьдә Татарстан педагогларының "XXI гасыр укытучысы" Интернет киңәшмәсе башлана
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының http://edu.kzn.ru адресы буенча урнашкан белем бирү порталында 30 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр педагогларның "XXI гасыр укытучысы" дигән дүртенче республика Интернет киңәшмәсе уза. Киңәшмәнең максаты - җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру.
29
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Р.Миңнеханов Сингапур форумында шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге мәсьәләсенә тукталды
Шәхси-дәүләт хезмәттәшлегенә нигезләнгән проектлар Татарстан икътисадының төрле тармакларында уңышлы тормышка ашырыла. Бүген Сингапурда IV Россия-Сингапур эшлекле форумында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Татарстан хөкүмәте башлыгы "Киләчәк хакына үзгәрешләр: яңа мөмкинлекләр"сессиясендә чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Татарстан вәкилләре Россиянең иң яхшы топ-менеджерлары рейтингына керде
Татарстан бизнес-бергәлегенең берьюлы берничә вәкиле "Россиянең 1000 иң яхшы менеджеры" Менеджерлар ассоциациясе рейтингына керде. Ел саен дөнья күрүче әлеге рейтинг бер елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясый һәм Россиянең иң профессиональ идарәчеләрен, үз тармаклары һәм функциональ юнәлешләрдәге лидерларны ачыклый.
"Алтын мөнбәр" студентларны да эшкә җикте
V халыкара мөселман кинофестивале студентларны да эшкә җикте. Казанның алты вузыннан 80ләп студент, алар арасында чит илдән килеп укучылар да бар, волонтер-тәрҗемәче булырга кастинг үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында кече хуҗалык объектларында булды
29 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Питрәч районында эш сәфәрендә. ТР парламенты җитәкчесе һәм аны озатып йөрүче затлар Питрәч районы авылларында кече хуҗалыкларда булды.
Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе бу көннәрдә Сингапурда Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Делегация составында икътисад министры Марат Сафиуллин, Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров һ.б. бар, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына сәфәр кыла
29 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районында шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активын көчәйтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үткәрә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз