ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
30 сентябрьдә Казанда Федераль казначылык органнары юридик хезмәтләренең "2009 елга куелган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру"га багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Киңәшмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашты.
Россиядә Һиндстан елы кысаларында Мәскәүдә сәүдә һәм инвестицияләр буенча III Россия-Һиндстан форумы узды. Пленар утырыш ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре, проектлары, перспективаларына багышланган иде.
30 сентябрьдә ТР Икътисад министрлыгында чираттагы коллегия утырышы узачак. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән. Аерым алганда, Сәнәгать һәм сәүдә, Урман хуҗалыгы минисрлыкларының эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча хисабы тыңланачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге хакында доклад тыңланып, муниципалитетларда авыл яшьләре белән эшләү программасы проекты хакында фикер алышу узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
30 сентябрьдә Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен уздыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының http://edu.kzn.ru адресы буенча урнашкан белем бирү порталында 30 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр педагогларның "XXI гасыр укытучысы" дигән дүртенче республика Интернет киңәшмәсе уза. Киңәшмәнең максаты - җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру.

29
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Шәхси-дәүләт хезмәттәшлегенә нигезләнгән проектлар Татарстан икътисадының төрле тармакларында уңышлы тормышка ашырыла. Бүген Сингапурда IV Россия-Сингапур эшлекле форумында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Татарстан хөкүмәте башлыгы "Киләчәк хакына үзгәрешләр: яңа мөмкинлекләр"сессиясендә чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Татарстан бизнес-бергәлегенең берьюлы берничә вәкиле "Россиянең 1000 иң яхшы менеджеры" Менеджерлар ассоциациясе рейтингына керде. Ел саен дөнья күрүче әлеге рейтинг бер елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясый һәм Россиянең иң профессиональ идарәчеләрен, үз тармаклары һәм функциональ юнәлешләрдәге лидерларны ачыклый.
V халыкара мөселман кинофестивале студентларны да эшкә җикте. Казанның алты вузыннан 80ләп студент, алар арасында чит илдән килеп укучылар да бар, волонтер-тәрҗемәче булырга кастинг үтте.
29 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Питрәч районында эш сәфәрендә. ТР парламенты җитәкчесе һәм аны озатып йөрүче затлар Питрәч районы авылларында кече хуҗалыкларда булды.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе бу көннәрдә Сингапурда Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Делегация составында икътисад министры Марат Сафиуллин, Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров һ.б. бар, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International