ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
1 октябрьдә Казан дәүләт университетында эксперименталь, теоретик физика өлкәсендә зур уңышларга ирешкән яшь галимнәргә Казан шәһәренең Е.К. Завойский исемендәге премиясен тапшырдылар. Билгеле булганча, әлеге премия 1997 елның сентябрь аенда галимнең 90 еллыгы уңаеннан гамәлгә куелган. Тантанада Казан шәһәре вице-мэры Зөһрә Нигъмәтуллина, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР Фәннәр академиясе Кев Салихов, КДУның фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев катнашты.
Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре үзләренең чираттагы утырышын үткәрде. Киңәшмәдә агымдагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Шулай да төп мәсьәлә булып Казанда 11 октябрьдә үтәчәк хәтер көненә әзерлек хәстәрлекләре торды. Халкыбызның төп хәтер көненә Башкортстаннан ел да милләтпәрвәрләр барып актив катнашып кайта. Быел да бу матур гадәтне бозмаска булдылар.
1 октябрь көнне "Татсельжилкомхоз" ААҖ системасына керүче торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре үз ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикли, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республиканың олы буын вәкилләренә сәламләү сүзе белән чыкты.
Казан мэры Илсур Метшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәге казанлыларга мөрәҗәгать итте.

30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
30 сентябрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы төстә "Алтын мөнбәр" V Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россия мөфтиләре Шурасы рәисе, фестивальнең президенты, мөфти Равил Гайнетдин, Казан хакимияте башлыгы Рафис Борһанов, артистлар һәм режиссерлар катнашты.
6 октябрьдә "Федерал Могул Чаллы" ҖЧҖ Россия-Америка уртак предприятиесенең "КАМАЗ"да үз производствосын ачу күздә тотыла.
Агымдагы елның мартында Татарстанда Ауропа стандартларындагы "Q-Park Казан" логистика комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылган иде. Бүген исә Идел буе округындагы иң эре җитештерү-логистика комплексы - "Биек Тау" индустриаль паркы ишекләрен ачты. Әлеге проект дәүләт-бизнес хезмәттәшлегенең җитди үрнәге. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров, Внешэкономбанк рәисе урынбасары-Идарә әгъзасы Анатолий Балло, "Логопарк Биек Тау" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Артур Трофимов катнашты.
"Без өлгергән мөселман киносына иябез. Мөселман киносы үсә, төрле кинофестивальләрнең бүләкләрен яулый бара", - дип белдерде бүген Россия мөфтиләр советы рәисе, "Алтын минбәр" V Халыкара мөселман кинофестивале президенты мөфти Равил Гайнетдин ТР Мәдәният министрлыгында фестиваль башлану уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.
30 сентябрьдә кичке 18 сәгатьтә "Алтын мөнбәр" V Халыкара мөселман киносы фестивален тантаналы төстә ачылу бәйрәмен "Татарстан Республикасы мәдәнияте" интернет-порталында on-line режимында карарга мөмкин булачак. "Татарстан Республикасы мәдәнияте" порталына түбәндәге адрес буенча керергә була: Culture.tatar.ru/online. Тантананы шулай ук "РуКазан.ру" сайтында да трансляцияләү күздә тотыла. Әлеге мәгълүматны фестивальнең рәсми сайты җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International