ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
14 октябрьдән "ART-MADHIA" II Төбәкара мөселман җыры фестивале үзенең эшен башлап җибәрәчәк.

"Урмай моңы" Халыкара татар эстрада җыры фестивале үткәрелә торган төбәк буларак танылган Чувашстанның Комсомол районындагы "Урмай социаль-мәдәни үзәге" муниципаль мәдәният учреждениесе Россия Федерациясе төбәкләреннән әлеге мөселман җыры фестиваленда һәм конкурсында катнашырга теләгәннәрне барлый, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов. Аның сүзләренчә, фестивальның 2 нче көнендә анда катнашучылар Чувашстан башкаласы Чабаксарның дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Чувашстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте үзенең 15 еллыгын билгеләп үткәнлектән, "ART-MADHIA" мөселман җыры фестиваленда катнашучылар әлеге республиканың диния нәзарәте әһелләре һәм чабаксарлылар, республика районнары халкы алдында сәләтләрен күрсәтәчәк. Анда керү ирекле булачак, хәзерге вакытта 9033450629 телефоны буенча заявкалар кабул ителә.
6 октябрьдә ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты депутатлары катнашында РФ Дәүләт Думасының 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең утырышы була.
Үзәк сайлау комитеты каршындагы Сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге бәйге игълан иткән. Үзәк хезмәткәрләре сайлаулар турында дүрт фильм әзерләргә җыена. Һәркайсы 1,3 миллион сумга төшәчәк әлеге тасмалар сайлауларны оештыручылар өчен әзерләнә. Фильмнарның берсендә Үзәк сайлау комиссиясе күзәтүчеләрнең роле турында сөйләмәкче. Юкса, кайберәүләр сайлау системасындагы гаделлекне шик астына куя, ди комиссиядәгеләр. Икенче тасма "космик технологияләргә" багышланачак.

5
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
6 октябрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә эшлекле визит белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле Вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова килә. Сәфәрнең максаты - Төбәкара клиника-диагностика үзәге мисалында мәгълүмат системаларын гамәлгә кертү һәм эше белән танышу. Кунагыбыз Ирина Лотова белән бергә үзәккә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та килер дип көтелә.
5 октябрьдә ТР Хөкүмәте йортында узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча ТР эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшинга һәм "ТИСБИ" академиясе ректоры Нелла Прусска Россия оборона министрының "Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен" медальләре тапшырылды.
Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге сайлаулар турында дүрт уен видеофильмы төшерү буенча конкурс игълан итте. Ул аларның һәркайсы өчен 1,3 миллион сум акча түләргә әзер. Конкурска 27 ноябрьдә нәтиҗә ясау күздә тотыла.
5 октябрьдә кешелек дөньясына белем өләшүчеләр - укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан республика мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы "Корстон" үзәгендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Педагогларны Халыкара укытучылар көне белән котларга шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары лидеры Юрий Прохоров һ.б. килгән иде.

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Халыкара укытучылар көне белән котлады.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановның бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә ясаган хисабыннан мәгълүм булганча, Казан торак йортларының бу сезонда әлегә 82 проценты гына җылытыла башлаган. Балалар бакчалары, 6сыннан кала, җылытыла. Әлеге 6ның 4се көньяк сәнәгать җылылык челтәренә тоташкан, анда исә көйләү эшләре алып барыла, Аракчино бистәсендә авария эшләре төгәлләнмәгән, 8 мәктәп бинасы әлегә җылылыкка тиенмәгән.


4
октябрь, 2009 ел
якшәмбе
"Алтын минбәр" мөселман кинофестивалендә Россиянең "Бер сугыш" фильмы җиңде. Режиссеры Вера Глаголева (ул тамашачыга күбрәк актриса буларак таныш) булган әлеге фильм тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. Ул Икенче бөтендөнья сугышының моңарчы безгә билгеле булмаган битләрен ача. Вакыйгалар 1945 елның маенда төньяктагы бер утрауда җәза срогын үтүче, кайчандыр фашистлар басып алган территорияләрдә яшәгән хатын-кызлар һәм балалар турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International