Бүген “Корстон”да 2012 ел уңышын җыеп алуга зур өлеш керткән алдынгы игенчеләрне, кыр батырларын хөрмәтләделәр. Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе үтте. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булды. Алар эш сәфәре кысаларында Хан сараен карады һәм Табиб йорты, һөнәрчелек остаханәләрен ачу тантанасында катнашты.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә Россия Иҗтимагый телевидениесе советының беренче утырышында катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән бергә Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.
Бүген Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.
Experts of the International Council on Monuments and Sites (ICOMOS), advisory body of the UNESCO World Heritage Committee, Mr Visy Zsolt and Mr Gergely Nagy are staying in Tatarstan. They arrived in order to visit the ancient city of Bolgar and island town Sviyazhsk in the context of inclusion of these historical objects in the list of UNESCO World heritage sites.