ТР Дәүләт Киңәшчесе бүген бу юнәлештә Алтай крае белән хезмәттәшлек буенча тагын бер адым ясалуын хәбәр итте: Алтай университетын “Идел-Алтай” проектының бер мәйданы итеп игълан итәргә тәкъдим ителгән.
Очрашуда губернатор урынбасары, Алтай краеның Мәгариф һәм яшьләр сәясәте баш идарәсе башлыгы Юрий Денисов, Алтай крае губернаторы урынбасары Борис Ларин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - республика Дәүләт Киңәшчесенең секретариат җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашты.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.