ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2010 ел
шимбә
17 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «С.П.Горбунов исемендәге КАПО» ААҖнең үсеш перспективаларына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә «Берләштерелгән авиация корпорациясе» ААҖ президенты А.И.Федоров катнашты.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «Александровка» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аның барышында кунаклар Ульяновск өлкәсендә авыл территориясен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
багышланган республика киңәшмәсе булып узды "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турында" 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законын гамәлгә ашыру һәм 2010 елда торак төзелеше һәм аны файдалануга кертү, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов уздырды.
Татарстанның электрон сәүдә мәйданчыгы эшендәге җитешсезлекләр якын көннәрдә бетереләчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан тиешле күрсәтмәләр бирде.

16
апрель, 2010 ел
җомга
16 апрельдә Алабуга муниципаль район Советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чираттан тыш, 34 нче оештыру сессиясендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде. Ул - бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Геннадий Емельянов. Г.Емельянов бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкарачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 апрельдә Хөкүмәт Йортында «Белая дача» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.
Saria Bio Industries компаниясе Татарстан Республикасындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты булырга ниятли. 16 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бу хакта компания вәкилләре белдерде. Очрашу Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында булды.
Казанда Татарстан дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе инфраструктурасын карап тоту чыгымнарына ел саен федераль бюджеттан 1 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазыйфаларын башкаручы Марат Бариев белдерде.
16 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды.
16 апрельдә Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары җитәкчеләре ассациациясенең XXIII утырышында катнаша.

Утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International