ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2010 ел
җомга
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә республика парламенты Президиумының күчмә утырышы кысаларында "КамАЗ" ААҖнең кайбер заводларында булды.

Парламентчылар автомобиль заводында төп җыю конвейерын һәм кабиналар җыю цехын, "КамАЗ-Дизель"дә Cummins двигательләр җыю конвейерын һәм детальләрне локализацияләү цехын карады. Депутатлар Кама пресс-рам заводында эшләтеп җибәрүгә әзерләнелүче кабиналарны буяу линиясе белән танышты. Нәкъ менә биредә, предприя¬тиедә беренче тапкыр буларак, җитәкчелек инициативасы белән "Сакчыл производство" программасына старт бирелгән. Аның төп мәгънәсе эшчеләрнең рационализаторлык тәкъдимнәрен финанс белән кызыктырудан һәм аларны гамәлгә кертүдән гыйбарәт. Шушы эш нәтиҗәсендә пычрак агач әрҗәләргә алмашка төрле детальләр өчен уңайлы контейнер һәм рамнар кулланыла башлаган.

Казан Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә. Төп тантананың ничек узачагы әлегә сер итеп сакланса да, башкалага бәйрәм кәефе иңде инде. Берничә көн элек студентлар һәм укучылар берьюлы ике паркта Мәңгелек ут янында кизү тора башлады. Җиңү һәм Горький исемендәге парклардагы хәтер утын сакларга яшьләр үзләре теләк белдергән. Гадәттә, Мәңгелек ут янындагы пост май аенда гына булдырылса, быел аның эшен Космонавтика көнендә үк башларга карар кылганнар. 30 апрельгә кадәр анда югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары кизү торачак. 1 майда исә аларны укучылар алыштырачак. Мәктәп балалары Мәңгелек утны 10 майга кадәр саклаячак.

15
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
18-20 апрельдә Казанда "Күптөсмерле Россия" II Бөтенроссия халыклары милли уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары фестиваль-бәйгесе узачак. Анда Идел буе һәм Урал федераль округлары республикалары һәм өлкәләрендәге халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре катнаша.

Фестивальне "Россия мәдәнияте" федераль программасы кысаларында Россия дәүләт халык иҗаты йорты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге үзәге оештыралар.
15 апрель көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дьерд Гилиан әфәнде белән очрашты.
16-17 апрель көннәрендә Казан дәүләт медицина университетында 84-нче Бөтенроссия студентлар фәнни конференциясе узачак. Аны Казан дәүләт медицина университеты, университетның студентлар фәнни җәмгыяте оештыра. Чараны ачу тантанасында университет ректоры профессор Алексей Созинов, фән һәм инновацияләр буенча ректор урынбасары Андрей Киясов, укыту-методик эш буенча ректор урынбасары Фәрит Биккинеев катнашыр дип көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең 2009 елдагы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бүген компания акционерларының еллык җыелышында ул әнә шулай дип белдерде.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!". 24-26 апрель көннәрендә Казанда әнә шундый акция узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра торган бу чара быел бишенче тапкыр үткәрелә.
12-25 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале узачак. Опера һәм балет театры матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, Казанга киләчәк кунакларның исемнәре билгеле булды.
"Универсиада уздыруга 3 ел кала, Казанда шундый югары дәрәҗәдәге әзерлек булу безне таң калдырды. Оештыру комитеты халыкара дәрәҗәдә уеннар оештыруның нәрсә икәнлеген аңлаган. Бу бик зур колачлы Универсиада булачак", - дип белдерде "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат очрашуында FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас.

Билгеле булганча, Казанга, 2013 елгы Универсиадага әзерлеккә күзәтчелек итү максатыннан, 12 апрельдә FISU делегациясе килде. Делегация составына FISU Башкарма комитеты әгъзасы, техник комиссия рәисе Ставрос Дувис, FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас, телетапшырулар буенча директор Деян Сусович һәм спорт директоры, Белградтагы Универсиада авылы мэры Михала Бухела керде. Эшлекле сәфәр кысаларында FISU делегатлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Берничә көн дәвамында кунаклар Универсиада авылы төзелеше һәм аның инфраструктурасы белән танышты. Марк Ванденплас билгеләп үткәнчә, Универсиадалар уздыру тарихында беренче тапкыр Универсиада авылы уеннарга 3 ел кала тулы әзерлектә диярлек. Җәйге Универсиадалар директоры эшләрнең бик тиз алып барылуын билгеләп үтеп, моның оештыру комитеты ягыннан күзәтчелекнең нык булуы турында сөйләвен белдерде.

15 апрельдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрның беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев Венгрия Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Дьердя Гилиан белән очрашты. Яклар ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен барлады.

Венгрия илчесенә Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителгән. Владимир Соловьев ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүнең бер юлы итеп "Алабуга" МИЗ га резидентлар сыйфатында Венгрия компанияләрен җәлеп итүне атаган. Татарстан машина төзелеше продукциясен Венгрия базарына чыгару, нефть химиясе комплексы продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, Венгрия компанияләрен ТР кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү, күргәзмә-ярминкә, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек тә перспектив юнәлешләр санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International