ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең чиста табышы 1,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген компаниянең генераль директоры Владимир Бусыгин акционерларның еллык җыелышында әнә шулай дип белдерде.

В.Бусыгинның сүзләренә караганда, 2010 елның беренче кварталында "Түбән Кама Нефтехим" 20 миллиард сумлык продукция җитештергән, бу чорда компаниянең чиста табышы 1,3 миллиард сум тәшкил иткән. Өстәвенә, март аенда предприятие продукция эшләп чыгаруның рекордлы күләменә (7,5 миллиард сум) ирешкән.

Чагыштыру өчен: 2009 елның беренче кварталында "Түбән Кама Нефтехим" 1,76 миллиард сумлык зыян күрде, тулаем алганда 2009 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыш 424 миллион сум тәшкил итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча 57 миллиард сумлык продукция җитештерелде.

15 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Александр Костюченков белән очрашты.
15 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда республика парламенты президиумының күчмә утырышын үткәрә.

14
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
Казан шәһәр Думасының 49 нчы сессиясе 21 апрельдә узачак, анда 9 мәсьәлә каралачак. Бүген Казан шәһәр Думасы президиум утырышында сессиянең чакырылу датасы һәм көн тәртибе расланды.

Казанның вице-мэры Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, сессиядә 9 мәсьәлә каралачак. Депутатлар Казан башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәраповның хисабын тыңлаячак. Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов 2009 ел бюджетының үтәлеше һәм 2010 ел бюджетына кертелгән үзгәрешләр хакында бәян итәр дип көтелә. Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев "2007-2012 елларда яшәү урыны буенча физик культура һәм спортны үстерү" программасын үтәүнең барышы хакында мәгълүмат бирәчәк. Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, әлеге программага кайбер үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
14 апрельдә Казан дәүләт университетының "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында "Созвездие-Йолдызлык" X республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналын рәсми төстә ачу тантанасы уза.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Фестиваль нигезләмәсе буенча барлык конкурсантлар да профессиональ жюри хөкеменә хәрби тематикага иҗади номерлар тәкъдим итте.

Суперфиналда Татарстан Республикасының 43 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Мәскәү, Амурдагы Комсомольск, Пенза, Йошкар-Ола, Волжск калаларыннан 2900 яшь талант катнаша.

14 апрель көнне ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар "Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре" Татарстан Республикасы мактаулы исемен гамәлгә кую һәм "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" ТР Законының 21 һәм 22 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын икенче укылышка әзерләде.
"Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советының бүгенге утырышы иҗтимагый оешмаларның яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләренә багышланачак. Чарада хәрәкәтнең лидеры, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

13
апрель, 2010 ел
сишәмбе
13 апрель көнне Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсе коллективына яңа идарәче тәкъдим ителде.
"Казаньоргсинтез" узган ел ахырында Саклык банкыннан алган 35 миллиард сумлык кредитын түли ала. 13 апрельдә Казан Кремлендә Саклык банкы президенты, банк идарәсе рәисе Герман Греф Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шул хакта белдерде.
13 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тимоти Маи Шелпиди белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International