ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2010 ел
сишәмбе
13 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты.
ТР Икътисад министрлыгында проектларны финанслау буенча яңа технологияләр куллануда Татарстан-Италия хезмәттәшлеге перспективалары каралды. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин белән "ProjectFinancingConsulting" компаниясе генераль директоры Лоренцо Кесслер очрашуының төп темасы булды. Анда республиканың баш икътисадчысы игътибарына Италия консалтинг компаниясенең сәламәтлек саклау, экология, туризм өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча проектларны эшләү, гамәлгә ашыру мисаллары тәкъдим ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
13 апрельдә Казанда академик структура булдыру турында СССР халык комиссарлары Советы карарына кул куелуга 65 ел тула. Ул чагында әлеге структура СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, хәзер Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дип атала.

Үзәк институтларында 1000 гә якын кеше эшли, алар арасында Россия Фәннәр академиясенең 10 әгъзасы, 400 дән артык фән докторы һәм кандидаты бар. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге федераль дәрәҗәдәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне координацияли, ТР Фәннәр академиясе, Казан вузлары, Германия, Франция, Италия, АКШның зур Халыкара фәнни үзәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип хәбәр иттеләр Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге матбугат хезмәтеннән.

12 апрельдә Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост Хәтер вахтасына тантаналы рәвештә басу вакыйгасы белән бергә, республикада “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирелде. Үзебезнең ил күләмендәге һәм илебез чикләрен үтеп чыккан әлеге акция 22-23 апрельда гына башлана. Быел Татарстанда, узган елдагы кебек, 500 мең тасма өләшү ниятләнә.

12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
12 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
12 апрель көнне ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге яңа вәкаләтле вәкилен тәкъдим итте. Ул - РФ Эчке эшләр министрлыгы Баш мәгълүмати-аналитика үзәге җитәкчесенең элеккеге беренче урынбасары Равил Әхмәтшин.

Р.Әхмәтшинны вәкаләтле вәкил итеп билгеләү һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Назиф Мирихановны вазифасыннан азат итү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Җәйге яллар чоры якынлашу белән, туристлык операторлары һәм агентлыклары, круиз үзәкләре өчен кызу эш өсте башлана. Сәяхәт һәм ял индустриясе өлкәсендә эшләүчеләр ел саен апрель урталарында Татарстан башкаласына халыкара күргәзмәгә җыела. Бу атнада әлеге традицион чара "Казан ярминкәсе"ндә 15 нче тапкыр ишекләрен ачачак.

"Казан Ярминкәсе" менеджеры Ольга Сидоренко хәбәрчебезгә җиткерүенчә, "Туризм индустриясе" күргәзмәсе бу юлы да туристлык хезмәтләренең барлык спектрларын колачлый. Күргәзмәгә килүче казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына дөньяның төрле төбәкләренә традицион һәм экзотик турлар, шифаханә-курортларга юлламалар, балаларны савыктыру белән бәйле ял программалары, актив ял һәм туризм, сәяхәтләр белән бәйле хезмәтләр тәкъдим ителәчәк.

12 апрельдә 15.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост ачылу уңаеннан, митинг булачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын каршылау чараларының әлегесендә рәсми затлардан ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Марат Бариев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 25 апрелендә Казанда Төркия Республикасы университетларына кабул итү-сайлап алу имтиханы (TCS) уздырылу турында хәбәр итә. Тест рәвешендәге имтиханда тулы урта белемле яшьләр яки чыгарылыш сыйныф укучылары, 24 яшьтән узмаган затлар катнаша ала.

Министрлыкның рәсми хәбәрләренә караганда, төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына җибәрелә. Студентларга Төркия Республикасының дәүләт стипендиясе түләнә һәм тулай торакта урын бирелә. Юл чыгымнарын яшьләр үзләре күтәрә.

11 апрельдә, Смоленск янында Польша Президенты Лех Качиньский, аның хәләл җефете, әйдәп баручы сәясәтчеләр төркеме һәм илнең башка җитәкчеләренең фаҗигале рәвештә үлү уңаеннан, Кайгы уртаклашу китабы ачылды.

Якшәмбе көнне меңләгән Мәскәү халкы Мәскәүдәге Польша Илчелеге янына поляк халкының кайгысын уртаклашыр һәм чәчәкләр салыр өчен килде.

Бу көнне, Татарстан Республика Президенты йөкләмәсе буенча, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халкы исеменнән Польша Илчелеге янында чәчәкләр салынды һәм Кайгы уртаклашу китабында язу калдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International